Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пугачевта алкоголь сату чикләнгән


Сарытау өлкәсе Пугачев шәһәрендә булган бәрелешләрне тикшерү дәвам иткәндә калада исерткеч эчемлекләрне тыю карары чыгарылды. Пугачевка килгән президентның Идел буе федераль бүлгәсендәге вәкиле Михаил Бабич сүзләренә караганда, урам җыеннарын оештыручыларның максатлары "сәяси һәм экстремистик" булган.

Эчке эшләр министрлыгы Пугачевта вазгыять тотрыклы һәм контрольдә, дип белдерде.

Сарытау өлкәсенең Пугачев шәһәрендә хәрби хезмәттән кайткан ярымтатар Руслан Мәрҗәновның 16 яшьлек чечен үсмере тарафыннан пычаклап үтерелүеннән соң күтәрелгән ризасызлык дулкыны әле кичә дә сизелә иде. Шәһәрдәге татар җитәкчелеге һәм өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте вәкилләре халыкны тынычландыруга зур өлеш кертә. Дүшәмбе кичен шәһәргә өлкә губернаторы Валерий Радаев килгәч зур залда шәһәр халкы белән очрашуда моның өчен татарларга рәхмәт сүзләре дә әйткән.
XS
SM
MD
LG