Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижау мәчетенә тәравихка кеше күпләп килә


Сулдан: Айзат, Али, Рузил намазга хәтле белем ала
Сулдан: Айзат, Али, Рузил намазга хәтле белем ала

Ижау Җәмигъ мәчетендә Рамазан аенда да эшләр үз чираты белән бара. Дин кардәшләребез мөселманнарга фарыз булган гамәл – ураза да тота.

Удмуртия мөфтияте администрациясе җитәкчесе Сабит Шараев беренче ел гына ураза тотмый. “Шуңа да эссе көннәрдә дә ураза тоту бер дә авырлык китерми”, дип уртаклашты ул.

Мөмкинлек булганда ир-атлар, бала-чагалар намазларга мәчеткә йөри. Һәркем белә – җәмәгать белән бергә укыган намазларның савабы күпкә артык. Шуңа да яшь кенә Айзат, Али, Рузил өлкәннәр белән бер сафта. Алар әти-әниләре белән бергә сәхәргә тора, көннәрен дини белемнәрен ныгытуга юнәлтә. Өчесе дә үткән елда да ураза тотканнар. Шуңа әлегә ашамый һәм эчми көнне үткәрергә авыр түгел икән.

Зәмфирә апа Нәфыйкова ашарга әзерли
Зәмфирә апа Нәфыйкова ашарга әзерли
Дистә елдан артык мәчет ашханәсенә йөзләгән ураза тотучы авыз ачарга җыела. Мәчеттә ифтарларны дин кардәшләребез чиратлашып уздыра. Биредә ураза тотучыларны сый тулы өстәлләр әзерләп, каршы алалар. Унөченче ел ашларны Зәмфирә апа Нәфыйкова әзерли. “Ашамлыклар барысы да хәләл, тикшерелгән”, диде Зәмфирә апа. Ашханәдә алты мөслимә аш әзерли. Ярдәмчеләре белән уртак тел табып, бер-берсенә теләктәшлек күрсәтеп эшлиләр.

Дин кардәшләребез эссе көннәрдә ислам диненең фарыз булган уразасын тота, мәчетләргә ифтарга җыела, җәмәгать белән бергә тәравих намазларын укый. Ижау Җәмигъ мәчетендә һәр еллардагыча ай буена бу гамәлләр тулысынча үтәлеп килер дип ышандырды Удмуртия мөфтие Фәиз хәзрәт Мөхәммәтшин.

Шулай ук Ижау шәһәренең “Иман нуры” мәчетендә һәм быел шулай ук шәһәр үзәгендә төзелеп килүче иман йортында да ифтарлар уздыру, тәравих намазларын уку планлаштырылган.

Кызлар өстәл әзерли
Кызлар өстәл әзерли
Рамазан аеның өстәмә гыйбадәте – ифтардан соң җәмәгать белән бергә иман йортына җыелып тәравих намазларын уку. Удмуртия мөфтие Фәиз хәзрәт Мөхәммәтшин әйтүенчә, быел вакытның соң булуына да карамастан дин тотучылар тәравих намазларына күпләп килә.

Рамазан аенда мөселманнар гыйбадәт кылып, дини белем туплап кына чикләнми. Мөмкин кадәр ятимнәргә, мохтаҗларга ярдәм итәргә дә тырыша. Зәкят фонды аларга ризыклар тарата. Шулай ук дини кануннар буенча фитыр сәдакаларын бирү дә каралган. Аларны ятимнәргә, мохтаҗларга үз кулларың белән тапшыру зарури, диде Фәиз хәзрәт. Шулай ук мәчеттәге махсус әрҗәгә салу да мөмкин. Ризыклар туплап дин әһелләре аларны мохтаҗларга таратачак.
XS
SM
MD
LG