Accessibility links

Магнитский салым түләмәүдә гаепләнде


Мәскәүнең Тверь бистәсе мәхкәмәсе 2009 елның ноябрендә тикшерү изоляторында үлгән юрист Сергей Магнитскийны Британиянең Hermitage Capital фондына салым түләмәүдә гаепләде. Магнитский, шулай ук салым түләмәүдә гаепләнгән фонд башлыгы Уильям Браудер кушуы белән салымнан качу системын уйлап табуда, дәүләткә 522 млн сум зыян салуда гаепләнә.

Браудер Магнитский Русия түрәләре дә катнашкан җинаятьчел төркемнең корбаны, дип саный.

АКШ "Магнитский исемлеген" төзеде. Юристның үлеменә катнашы булуда шикләнелгән кешеләргә сәяхәт һәм виза чикләүләре кертелгән.
XS
SM
MD
LG