Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Рамазан ае – игелекләр ае"


"Рамазан ае – игелекләр ае"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:37 0:00

"Сукыр булуыма шатланып туя алмыйм"

10 июльдә "Ярдәм" фонды һәм диния нәзарәте мөслимәләре 75 яшьлек сукыр хаҗия Венера Хәлиуллина янына барды. Очрашу "Рамазан – игелекләр ае" акциясе кысаларында узды.

Венера Хәлиуллина 2001 елдан бирле сукыр яшәвенә һәм өйдә генә утыруына карамастан, ул вакыт җитмәвенә зарлана. Аның көн тәртибе алдан ук билгеләнгән, шуңа күрә ул һәр минутны файда белән уздырырга тырыша. Бер намазны да калдырмый. Вакытны бушка сарыф итмәс өчен хәтта велотренажерда шөгыльләнгән вакытта тәсбих тарта.

“Ике күзем дә томалангач, кайгырган идем. Инде хәзер шатланып туя алмыйм сукырайганыма. Аллаһ Тәгалә мине шундый яхшы кешеләр белән аралаштырды. Менә мин ифтарга бара алмыйм, ә миңа ризыкны китереп торалар. Сөләйман мәчете имамы Илдар хәзрәт Баязитов тикшереп тора. Мәликә безне Брайль системасы буенча укырга өйрәтте”, - ди Венера ханым.

Бүгенге матбугат чараларын да тәнкыйть утына тота ул. “Эхо”ны ачам, башкасын тыңлыйм – гел кеше үтерү турында сөйлиләр. Ә бит Коръәндә дә әйтелгән – игелек кылган кешеләрне җәмәгатьчелеккә күрсәтергә кирәк. Илдар хәзрәт кебекләрне халык белсен иде”, - ди Венера ханым.

Барлык кирәк-яракларны Сөләйман мәчете каршындагы “Ярдәм” үзәге тәэмин итә. Сәхәргә, ифтарга ризыклар да алардан. Диния нәзарәтенең хәйрия бүлеге белән бергә әлеге оешма “Игелекләр ае” кысаларында көн саен биш кеше яки гаилә янына бара.

Хәйрияче мөслимәләр өлкәннәргә генә түгел, балаларга да ярдәм күрсәтә. “Заман” волонтер хәрәкәте белән бергә алар инвалид балалар өчен күңел ачу програмнары оештыра.
XS
SM
MD
LG