Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кол Шәрифкә тәравихка килүчеләр кимегән


Кол Шәриф мәчете
Кол Шәриф мәчете

Кол Шәриф мәчетенә тәравихка халыкның быел азрак килүен мөселманнар анда Рамил Юнысның булмавы һәм автобуслар бирелмәү белән аңлата.

Тәравих намазы төнлә генә бетү сәбәпле, узган елларда Казан шәһәре Кол Шәриф мәчетенә йөрүчеләр өчен өйләренә кайтырга махсус транспорт каралган иде. Барлыгы өч автобус мөселманнарны шәһәрнең төрле районына ташыды. Быел мөселманнар автобуслар булмау сәбәпле, тәравихка йөри алмауга зарлана.

Әлеге хәлне ачыклауны сорап без Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә шалтыраттык. Матбугат үзәге башлыгы Әхмәт Халиков сүзләренчә, Универсиада сәбәпле җәмәгать транспорты төнге өчкә кадәр йөри һәм шуңа аерым автобуслар бирүгә ихтыяҗы юк. Универсиаданың тиздән тәмамлануын, ә Рамазанның 8 августка кадәр булуын әйткәч, мөфтияттә автобус булачагын ышандырдылар.

Чынлыкта исә тәравихка барган мөселманнар бүгенге көндә өйгә кайтып җитү белән проблемнар кичерүен әйтә. Казан шәһәре башкарма комитеты матбугат үзәге хезмәткәре әйтүенчә, автобуслар сәгать бергә, кайбер урыннарда икегә кадәр йөри. Димәк төнге беренче яртылар тирәсендә тәравих беткәнне исәпкә алсаң, мөселманнарның транспортка җитешмәүләре дә бар. Моннан тыш кайберәүләр әлеге автобуска Универсиада ярышларына билет алучыларны гына утыртуларын әйтә.

“Мондый хәл булмаска тиеш. Универсиада ярышларына билет алган кеше шул көнне транспортта бушка йөри, ә башка юлчылар түләп кайда теләсә шунда кайта ала”, диде Казан шәһәре башкарма комитеты матбугат үзәге хезмәткәре Альбина Золина.

"Тәравихны бетермичә тукталышка йөгердем"

Кол Шәриф мәчете янына тәравихтан соң бирелә торган автобуслар мөселманнар өчен бик җайлы, чөнки шәһәрнең төрле районына ташый иде. Әлеге хәлне Кол Шәриф мәчетенең элекке имамнары бик яхшы аңлый һәм моның хәстәрен алдан ук күрә иде. Казанның транспорт комитетында автобус сорап мөфтияттән мөрәҗәгатьнең әле бу бер-ике көндә генә килүен әйттеләр. Универсиада тәмамлангач автобус бирү-бирмәү мәсьәләсе каралачак.

Казанда яшәүче Рәшит Нәҗметдинов исемендәге шахмат мәктәбе тренеры Зөфәр Зәйнуллин быел Кол Шәриф мәчетенә тәравихка килүчеләрнең бик аз булуын әйтә. Ул моны беренче чиратта, Рамил Юнысның булмавы һәм автобуслар бирелмәү белән аңлата.

“Мәчетнең нуры югалган. Элек анда тәравихка килүчеләрдән мәчет тула иде. Быел ир кешеләр залында иң күбе 200 кеше булгандыр. Элек Үрдүннән килгән Хусам Коръән укый иде, ә быел кемдер укыды шунда белмим дә. Әмма кеше аз иде”, диде ул.

Зәйннулин әйтүенчә, транспорт булмау сәбәпле, ул тәравих намазы укып бетермичә кайтып китәргә мәҗбүр булган.

“Алдан ук транспортны белешеп бардым. Метрода әйттеләр беренче яртыдан да соңга калмагыз дип. Шуңа Аллаһ Тәгалә кичерсен инде, тәравих намазының дүрт рәкагате калгач, тукталышка чабарга туры килде. Метроны озак көтмәдем, әмма автобуслар йөрми иде. Ике автобус узып китте һәм алары утсыз кап-караңгы буш автобуслар иде”, ди ул.

Зөфәр Зәйнуллин шулай ук транспорт мәсьәләсендә Татарстан мөфтиятенә дә шалтыратуын әйтте. Бу хакта аның белән әңгәмәне тыңлагыз.

please wait

No media source currently available

0:00 0:05:45 0:00
йөкләү
XS
SM
MD
LG