Accessibility links

Баймакта 4 кеше террор өчен төрмәгә хөкем ителде


Башкортстанның Баймак районы мәхкәмәсе дүрт кешене террорчылык өчен хөкем итте.

43 яшьлек Нурмөхәммәт Бикбердин, 38 яшьлек Нургали Бикбердин, 42 яшьлек Әхмәт Хөсәенов һәм 40 яшьлек Ришат Вахитовлар 2012нче елда экстремист оешма төзү һәм корал саклауда гаепләнеп мәхкәмә алдына баскан булган. Мәхкәмә аларның корал саклауларын исбат итә алмау сәбәпле, төркем әгъзалары штраф белән генә котылган иде. Бикбердин төркеменә кабат мәхкәмә булды. Бу төркем мәхкәмә тарафыннан "Имарат Кавказ" бүлекечәсе дип табылды һәм канунсыз корал саклаулары өчен төркем башы Нурмөхәммәт Бикбердин ике ел да дүрт ай, калганнар ике ел да өч айдан ике ел да ике айга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителде.

Нурмөхәммәт Бикбердин эшкуар, аның такси хезмәте бар. Ул 2009нчы елда Урал арты мөселман яшьләренең Ярдәм үзәген ачкан булган. Үзәк 150ләп кешене туплый. Иминлек хезмәте хәбәрләренә караганда, Нурмөхәммәт Бикбердин 1998нче елда Сөгуд Гарәбстанына хаҗ кылганда "Имарат Кавказ" төркеме әгъзалары белән хезмәттәшлек урнаштырган булган.

"Имарат Кавказ" 2010нчы елда Русиянең Югары мәхкәмәсе тарафыннан террор оешмасы дип табылган иде. Бикбердин төркеме 2011нче елда Баймак мәчетенең имам-хатыйбын бәреп төшереп үз кешеләрен куйган булган. Ләкин ул имам мөселманнар арасында каршылыклар башланып, полиция кысылу белән урыныннан киткән иде. Бүгенге көндә аның гарәп илләренең берсендә качып ятуын хәбәр итәләр.
XS
SM
MD
LG