Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:47

Сугыш җинаятьләре мәхкәмәсе Карадзичның гаебен таныды


БМОның Югославиядә сугыш җинаятьләре өчен мәхкәмәсе Босния серб генералы Радован Карадзичның гаебен танымау һәм үзен аклауны сорап тапшырган шикаятен кире какты.

Геноцидта гаепләнгән элекке генерал аппеляция гаризасын узган ел тапшырган иде. Карадзичка 10 маддәдә, шул санда 1995 елда Сребреницада күпләп үтерүне оештыруда гаепләү белдерелгән.

Бүген Сребреница шәһәрендәге фаҗиганең 18 еллыгы билгеләнгән көнне кем булганы ачыкланган 409 мәет җирләнде. 1995 елның июлендә Босния серб көчләренең авылны саклаган БМО гаскәрләренә һөҗүм итеп 8 меңнән артык мөселман ир-егетнең үтерүе Европада икенче дөнья сугышыннан бирле булмаган иң зур фаҗига санала.

XS
SM
MD
LG