Accessibility links

Кайнар хәбәр

Halalgoogling хәләлне хәрәмнән аерырга ярдәм итә


Рамазан аеның беренче көненә туры китереп интернетта мөселманнарны хәрәмнән саклаучы яңа эзләү коралы – Halalgoogling.com эшли башлады.

Интернетта бу хәләл эзләгеч белән эзләгәндә хәмер, порно, шәрәлек, гей, лесбиян, бисексуал, комарлы уеннар һәм шәригатьтә хәрәм саналган башка шундый нәрсәләргә киртә куела. Halalgoogling әлегә 11 телдә эшли, әмма бер сүз бер телдә иләк аша үткәрелеп хәрәмгә киртә куелса, шул ук сүзне икенче телдә язсаң хәләле белән хәрәме бергә күренә.

Halalgoogling кайбер сүзләрне эзләгәндә ул сүзләргә аңлатма бирүче сүзлекләр тәкъдим итсә, кайбер сүзләргә “Бернинди дә нәтиҗә табылмады яки сез хәрәм (тыелган) нәрсә эзләдегез” дигән язу чыга. Фотолар эзләү мөмкинлеге юк.

Halalgooglingны оештыручыларның матбугатка белдерүендә аның мәгълүматны Google яки Bing кебек зур эзләү коралларыннан алуы турында языла.

Әмма аның оештыручылары кем булуы әле ачык түгел. Матбугатка таратылган белдерүдә Halalgoogling өчен дөньяның төрле урыннарындагы “интернет белгечләренең” елларча эшләгәнлеге генә әйтелә.

Администраторлар интернеттагы мәгълүматны иләк аша үткәрү эшендә җитешсезлекләр булуын таный һәм кулланучылардан Halalgooglingда күренгән хәрәм сәхифәләр турында хәбәр итеп өлеш кертергә чакыра. Алар шулай ук моңарчы булган һәм киләчәктә булырга мөмкин хаталар өчен гафу үтенә.

Halalgooglingның гадәти эзләү иләгеннән тыш ислам, спорт, кәсепчелек кебек темаларга эзләү иләкләре дә бар. Ни эзләргә теләүләрен белми генә кергәннәр өчен “очраклы” эзләү төймәсе дә бар. Аңа бассаң, нефть сәнәгате тарихы, яхшы йоклау юллары, көллият белән университет арасындагы аерма кебек төрле темаларга караган сәхифәләргә сылтамалар чыга.

Halalgooglingныкына охшаш иләкләр башка эзләү коралларында да бар. Googleның җенси темага видеолар, сурәтләр һәм сәхифәләргә киртә куя торган имин эзләү иләге бар.

Моннан тыш Google белән берлектә ясалган Theislamicsearch.com да бар. Бу эзләү коралы да ислам белән бәйле сәхифәләргә күбрәк әһәмият бирә һәм порнога киртә куя.

“Дуңгыз ите” дигән сүзне Theislamicsearch, Halalgoogling һәм Googleда эзләсәң өчесе өч төрле нәтиҗә бирә.
XS
SM
MD
LG