Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:14

Нью-Йоркның беренче мәчетен татарлар төзегән


Бруклинның 106 Powers урамында урнашкан агач мәчетне ХIX гасыр ахыры, ХХ гасыр башында Америкага килеп урнашкан Липка татарлары төзегән.

Нью-Йоркның иң затлы урыны Манхэттеннан берничә чакрым китсәң, Бруклинның Уильямсбург дигән районында ыспай гына төзелгән бер мәчеткә юлыгасың. Бу районда халык саны күп түгел һәм күпчелеген мигрантлар тәшкил итә. Йөз ел элек бу якларда татарлар күпләп яшәгән булса, хәзер алар калмаган диярлек.

Шәһәрнең иң беренче мәчетенә эләгү җиңелләрдән булмады, чөнки күп вакытта ул ябык тора икән. Бу хакта мәчетнең күрше йортларында яшәүчеләр дә әйтә. Мәсәлән, Маҗарстаннан килеп урнашкан Нэйтан әйтүенчә, бина бик сирәк, айга бер генә ачыла.

"Бу бинаны чиркәү дип беләм. Гадәттә, берәр кеше үлсә монда кеше җыела. Халык саны күп түгел, нибары егерме кешене генә күргән бар. Ә болай күбрәк йозакта тора инде", диде Нэйтан Азатлык радиосына.

Ләкин мәчетнең нәкъ янында бер йорт бар. Бу ике бина бер-берсе белән тоташкан дип әйтеп була. Йорт хуҗасы Алан Панович эте белән кайтып килә иде. Алан Пановичның тамырлары Польшадан, үзен ул Америкада яшәүче дүртенче буын татар дип атый. Үземне Татарстаннан дип таныштыргач, озак вакыт аңламыйча торды. Алан әфәнде Татарстан кебек илнең барлыгын да белми, ә инде Казан турында ишеткәне дә юк.

"Безнең бабайлар оешманы 1907 елның февралендә үк төзегән. Ә мәчет 1928 елда төзелгән дип язалар. Татар оешмасы American Mohammedan Society, ягъни Мөхәммәт пәйгамбәр җәмгыяте исемен йөрткән. Элек безнең мәхәллә зуррак иде, ә хәзер таралып беттек. Күбебез төрле шәһәрләрдә яши. Нью-Йоркта яшәүчеләр саны алай күп түгел. Нью-Йорк зур шәһәр, татарлар төрле почмакларда яши, кайвакыт мәчеткә килү өчен озак вакыт кирәк. Билгеле, күбесе килми. Әгәр җәмгыятьнең берәр әгъзасы вафат булса гына җыелабыз. Яисә берәр эшлекле очрашуга киләбез", ди Панович.

Тарихи чыганакларда исә бу мәчет белән бәйле башка мәгълүматлар да бар. 1867 елда ук имам Ибраһим Раецкий мәхәллә әгъзаларына мөһер сугылган документлар өләшкән. Димәк бу мәчет шул елларда ук эшләп килгән дигән фараз бар. Әгәр бу фараз дөрес булса, татар мәчетенең Америкада беренче булуы ихтимал, чөнки әлегә кадәр бу исемне 1888 елда төзелгән Чикаго мәчете йөртә иде.

Мәчетнең эче бер складны хәтерләтә, бу урынга күптән кермәгәннәре күренә. Беренче катта өстәлләр һәм урындыклар тезелгән. Гадәттә, бу урында мәхәллә очрашулары була икән. Татарлар биредә чәй эчә, яңалыклар белән уртаклаша. Шулай ук беренче катта китапханә дә урнашкан. Төрле китаплар арасында урысча, гарәпчә, инглизчә, поляк телләрендә язылганнары бар. Мәчетнең тарихы бай булса да, анда кереп намаз уку зур проблем, чөнки күп вакытта ул ябык тора.

"Мәчетне ачып карадык, көне буе ачык торды, әмма кешеләр килми. Моны ни белән аңлатырга да белмим. Бәлки мәчетнең урнашу урыны сәбәптер, чөнки мәчет тирәсендә яшәүче мөселманнар күп түгел. Татарлар саны да кимеп бара. Гадәттә без Рамазан аена киң програм әзерли идек. Хәзер имамыбыз да юк. Мөнбәргә мәхәлләдән берәр кеше баса. Элек хөтбәләр поляк һәм инглиз телендә алып барылды. Ләкин ул тел юкка чыкты, чөнки телне белүчеләр кимеде. Соңрак бирегә күпләп төрекләр килә башлады һәм төрек теле дә өстәлде. Ә соңгы ике дистә елда фәкать инглиз телендә генә сөйлибез", ди Алан Панович.

Татарлар төзегән булса да, мәчет эчендә татар рухы юк диярлек. Гомумән, озак вакыт ул тик тора, эчтә бөтенләй бушлык. Кеше кагылмаган урыннарга тузан кунган. Алай да Татарстаннан кемдер булган дип уйларга була. Китапханә янында кечкенә генә Татарстан әләме эленеп тора.

Нью-Йоркта Идел буе татарлары саны төгәл билгеле түгел. Кырым татарлары 10 меңнән артык дип исәпләнә. Беренчеләрдән булып Америкага Липка (Польша, Беларус, Литва) татарлары аяк баскан. Алар бу илгә килүче беренче мөселманнар дип санала. ХIX гасыр ахыры, ХХ гасыр башында Европадан Америкага күчеп китүчеләр арткач, татарлар да юлга кузгала.

1917 ел инкыйлабыннан соң килеп төпләнүче шул ук Липка татарлары мәхәллә санын арттыра. Беренче дөнья сугышыннан соң да татарлар Америкага күчеп китү ягын карый. Шул буын мигрантлары арасында Беларус-Литва-Польша берләшкән мөфтияте вәкилләре дә була. 1939 елда коммунистлар мөфтиятне юкка чыгара, ә җитәкчесен хөкем итәргә карар кыла. Әмма мөфти Якуб Шинкевич җитәкчелегендәге мөселманнар Америкага күченеп китәргә өлгерәләр. Якуб хәзрәт Америкага килеп төпләнгәч, күп еллар дәвамында мәчетнең имам-хатыйбы вазифасын башкара, мәхәллә тормышын җанландырып җибәрә. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә мәчет каршында дистәләгән китап басыла.

Мәчетнең тагын бер кызыклы үзенчәлеге бар. Гадәттә, АКШтагы мәчетләр Көньяк-көнчыгышка юнәлгән, чөнки Мәккә шул якта, ә бу мәчет Көньякка карап тора. Гадәттә Польшадагы мөселман гыйбадәтханәләре шук якка каратып төзелә. Мәчетнең Польша татарлары тарафыннан төзелгәнен күрсәтүче тагын бер дәлил.

Бүгенге көндә мәчет торгынлык кичерә. Нью-Йоркта яшәүче күпчелек татарлар бу урын турында ишеткәннәре юк. Әлегә Бруклин мәчетенең киләчәге билгесез. Липка татарларының оныклары 106 Powers урамында урнашкан агач татар мәчетендә кайчан да булса мөселман тормышы җанланыр дигән өмет белән яши.

Белешмә. Липка татарлары – XIII (XIV) гасырдан Литва, Беларус, Польшада, Балтыйк буенда яшәүче татарлар. Гомуми санннары 26 меңнән артык (1993). 10 меңнән артыгы Беларуста, 5 меңнән артыгы Польшада, 4 меңе Литвада яши. Бер өлеше Русия, Украина һәм башка дәүләтләрдә гомер кичерә. Диннәре: сөнни мөселман, христианнар (православ, католик, протестант). Телләре: поляк, беларус, татар телләре. Язулары: латин, кирил һәм гарәп әлифбалары нигезендә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG