Accessibility links

Кайнар хәбәр

Руслан Мәрҗәновны үтерүгә катнашы була алган кеше кулга алынды


Пугачевта урам җыены, 9 июль
Пугачевта урам җыены, 9 июль
Сарытау өлкәсе Пугачев шәһәрендә Руслан Мәрҗәновны үтерүдә шикләнелгән 20 яшьлек бер егет кулга алынды. Русия тикшерү комитеты аның чыгышы белән Чечнядан булуын хәбәр итте. Кулга алынганда бу кеше полициягә каршы көч кулланган, аны аягына атып яралагач кулга алганнар. Полициягә һөҗүм турында җинаять эше ачылган.

Кичә Пугачевта халык җыенында 800ләп кеше катнашты. Шәһәрдә хәрби хезмәттән кайткан ярымтатар Руслан Мәрҗәновның 16 яшьлек чечен үсмере тарафыннан пычаклап үтерелүеннән соң ризасызлык туган иде.
XS
SM
MD
LG