Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:50

Пакстан кызы туган көнендә БМОда чыгыш ясый


Малала Йосфзай, 2013 елның апрель аенда ясалган рәсем

Малала Йосфзай, 2013 елның апрель аенда ясалган рәсем

Пакстан кызы Малала Йосфзай бүген үзенә 16 яшь тулган көнне Нью-Йоркта БМО Генераль ассамблеяның мәгарифкә багышланган утырышында чыгыш ясый.

Утырышка 85 илдән яшьләр оешмалары җитәкчеләре чакырылган. Шулай ук очрашуга генераль секретарь Пан Ги Мун һәм БМОдагы Британиянең даими вәкиле, элекке премьер Гордон Браун катнаша.

Малала Йосфзай үзенең интернеттагы блогы аша танылды. Анда ул кызларның да ир-егетләр белән бер дәрәҗәдә белем алуга хокукларын яклап язды. Узган елның октябрь аенда аңа террорчы һөҗүм итеп башын яралады. Кыз Британиядә дәваланды.

XS
SM
MD
LG