Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Универисада билетларының дөрес сатылмавын таный


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Универсиада билетларының дөрес сатылмавын танып гафу үтенде һәм билет сатуда канун бозучыларны җавапка тартырга кушты.

Татарстанда Универсиада билетларын халыкка тарату өчен ашыгыч чаралар күрелә. Чәршәмбе көнне республика президенты Рөстәм Миңнеханов билетларны сату эше дөрес оештырылмаганлыгын танып гафу үтенгән һәм ябылу тантанасына өстәмә 1,5 мең билетны районнарга бушка таратырга кушкан иде. Универсиада төзелешенә өлеш керткән өчен районнарга 900 билет элегрәк тә инде бонус итеп таратылды.
Пәнҗешәмбе көнне премьер-министр Илдар Халиков район хакимияте башлыкларына мөрәҗәгать итеп бу билетларның бары тик төзелештә эшләгән кешеләргә генә таратылырга, эшләмәгән беркем дә булмаска тиешлеген белдерде.

Билет кассаларында кешеләрнең сәгатьләрчә чират торуы, шул ук вакытта кайбер ярышларда тамашачыларның аз күренүе ризасызлык уяткач, Универсиаданы оештыручылар ашыгыч чаралар күрде, әмма инде шактый вакыт узган иде.

Республика президенты тәртип саклау оешмаларына мөрәҗәгать итеп билет сатуны оештырудагы җитешсезлекләрне тикшерергә кушты.

“Без бу чараларга 330 мең билет саттык, соңгы көннәрдә утызар мең билет саттык. Әмма танырга кирәк, безнең билет сату системы нәтиҗәсез булып чыкты”, диде Миңнеханов.

Универсиаданың матбугат бүлеге башлыгы Алсу Сәитова Азатлыкка Казанның төрле урыннарында билет сату өчен өстәмә кассалар ачылуын һәм билет сатуның кисәк артуын белдерде.

Рөстәм Миңнеханов кайбер ярышларда тамашачыларның аз булуын оештыручыларның ике төрле чарага бер билет сатуы белән дә аңлатты. Аның әйтүенчә, ярышларга да, Дю Солей циркына да бер үк билет сатылу сәбәпле цирк карарга теләүчеләр билетларны сатып алып бетергәннән соң ярышларга барырга теләүчеләргә билетлар җитмәгән һәм трибуналар буш калган.

Миңнеханов республика прокуроры Кафил Әмировка, эчке эшләр министрлыгының Татарстан бүлеге башлыгы урынбасары, икътисади һәм салым җинаятьләренә каршы көрәш өчен җаваплы Рафаил Гыйльмановка аерым мөрәҗәгать итеп: “Интернетта билетларны 25-30-40-ар мең сумнан саталар (үз бәясе 750-6000 сум – Азатлык), алар намуссыз кешеләр дип исәплим, аларны җаваплылыкка тартырга кирәк, бу дөрес түгел бит. Тәртип саклау оешмалары моңа җавап бирергә тиеш. Әгәр дә түрәләр канун бозган икән – сез әйтегез, әгәр дә бу ниндидер кәсепчелек икән – аңа да бәя бирегез. Мин моны дөрес түгел, дип исәплим, кемдер моның белән баерга тиеш түгел”, диде.

Миңнеханов: Универсиада билетларын сатуда җитешсезлекләр бар
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:05 0:00

Ачылу һәм ябылу тантаналарына билетларны алдан ук алырга теләүчеләр булды, әмма хәзер без вәзгыятьне төзәтә алмыйбыз”, диде президент.

Миңнеханов шулай ук Универсиаданың ябылу тантанасына барырга теләүчеләрнең бик күп булуын әйтеп күпләрнең стадионга сыймаячагына кызганыч белдерде һәм тамашаны телевидениедән бик яхшы итеп күрсәтүне оештырырга вәгъдә итте. Кассаларда ябылу тантанасына билетлар инде беткән.
XS
SM
MD
LG