Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:35

Казанда "Мәгариф-Вакыт" нәшриятында удмурт халык язучысы Вячеслав Ар-Сергиның татар телендә "Ах, канатлар булса.." дип аталган шигырьләр җыентыгы басылып чыкты.

Вячеслав Ар-Серги – күпкырлы профессионал әдип-драматург һәм сценарист, шагыйрь һәм прозаик, фәлсәфәче һәм тәрҗемәче. Аның публицистик язмалары, башка телләрдән тәрҗемә ителгән һәм үзенең әсәрләре Русиянең күптиражлы, җитди газета һәм журналларында чыгып килә, китаплары басылып тора. Аның "Ах, канатлар булса..." китабы хыялый-моңсу исем белән чыккан. Җыентыкка төрле елларда язылган 70тән артык шигыре кергән. Тәүге тәрҗемә җыентыгы түгел – әсәрләре инглиз, француз, поляк, мари, чуаш телләрендә дөнья күргән. Үзе милләте белән удмурт. Туган теленнән тыш рус телендә дә күп яза. Башка телләрдән тәрҗемә итә, тәрҗемәләргә карашы шагыйрьләрчә - фәлсәфи.

“Кешенең күңеленә, йөрәгенә бары тик туган телендә генә җиткереп була”, дигән фикердә Ар-Серги.

Вячеслав Ар-Сергиның яңа китабы

Вячеслав Ар-Сергиның яңа китабы

Бу басма авторга шәхси шатлык кына түгел, туган әдәбияты өчен багланышларны яңарту да. "Казанда удмурт язучыларының китабы соңгы тапкыр 60нчы елларда басылган иде. Аннан соң ике арада тәрҗемә әсәрләре газета-журналларда гына дөнья күреп килде”, диде автор. Бу өлкәдә үзе дә хезмәт куя – ике ел элек Габдулла Тукайның шигырьләрен удмурт теленә тәрҗемә итте. Алар Удмуртия китап нәшриятында ике - татар һәм удмурт телләрендә "Габдулла Тукай. Шигырьләр" дип аталган аерым китап булып чыкты. Роберт Миңнуллин һәм тагын алты шагыйрьнең шигырьләрен тәрҗемә итеп, 2005 елда “Салават күперенең татар төсләре” исемле китабы дөнья күргән иде.

"Татарга тылмач кирәкми дисәләр дә, тәрҗемә эше бик кирәкле" дигән фикердә Ар-Серги. Ул Кол Гали иҗатын белә, Равил Бохараев белән аралашкан. Роберт Миңнуллин белән даими элемтәдә тора.

Татарлар белән аралашу өчен шагыйрьнең үзенә дә тылмач кирәкми. Яңа җыентыкка кергән шигырьләрен дә татар телендә аңлап һәм хис белән укый.

Ар-Сергиның исеме һәм иҗаты татар укучысына шактый яхшы таныш. Ул Ижауда яшәүче татар язучылары, журналистлары белән тыгыз элемтәдә яши. Җирле “Яңарыш” газетасында да аның мәкаләләре, әсәрләре еш басыла. Шулай ук Ар-Серги чуваш, яһүд, маҗар телләрен тәрҗемә итеп китаплар чыгарды, Черногия шагыйре Душан Джуришичның балалар өчен китабын тәрҗемә итте. Берничә китабына рәсемнәрне дә үзе ясаучы. Әле шушы көннәрдә генә азәрбайҗан телендә дә чыгып килүче журналда Ар-Сергиның бер әсәре дөнья күрде.

Ар-Серги әле яшь булуына карамастан инде Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре һәм халык язучысы исемнәренә лаек.

Китап "Талбишек" фонды ярдәме белән нәшер ителгән. Шигырьләрне танылган татар шагыйрьләре Роберт Миңнуллин, Мөдәрис Әгъләмов, Ленар Шәех, Рифат Сәлах тәрҗемә иткән. "Иҗатташлык дәвам итәр", ди Вячеслав Ар-Серги. Шагыйрь чын күңелдән сөенә: ул бит аның чираттагы сабые, ничәнчесе булуга карамастан, кадерле һәм истәлекле.

XS
SM
MD
LG