Accessibility links

"Милләтебез хәзинәләре" быел да татар балаларын берләштерәчәк


5сеннән 18 августка кадәр «Идел» яшьләр үзәге «Милләтебез хәзинәләре» җәйге лагерын оештыра. Ул Русия һәм БДБ илләрендә яшәүче татар балаларын берләштерү, милли үзаңны үстерү, үз телеңне, традицияләрн саклау максатыннан уза.

Аның кысаларында тарих, тел, вокал, халык биюе, аш әзерләү осталыкларына өйрәтәчәкләр. Моннан тыш төрле шәхесләр белән очрашулар, музейларга, театрларга, Болгарга сәяхәт һәм башкалар каралган.
XS
SM
MD
LG