Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:10

Сөләйман мәчетендә инглизчә мөнәҗәтле, җырлы ифтар


Рамазан ае буена Казанның "Сөләйман" мәчетендә үткән ифтарда инглиз мөнәҗәтләрен, татар җырларын ишетергә була. Дагыстаннан килгән Сәет белән Мидхәт әфәнде мәҗлеснең күркенә әйләнгән.

Башкаланың Левченко бистәсендәге "Сөләйман" мәчете үзе бер дөнья диярсең. Сукырлар өчен тернәкләнү үзәге булу, көн дә ифтар ашлары узудан тыш андагы мәхәллә кешеләре арасында төрле талант ияләре барлыгы билгеле. Авыз ачып тамак ялгагач халык бер чатыр астына җыелып мөнәҗәтләр, татар милли җырлары тыңлый.

"Сөләйман"да төрле милләт вәкилләре тупланган, шуларның берсе, дагыстанлы, сукыр егет Сәет Госәенов ингизчә мөнәҗәтләр сөйли. Гомумән, аны мәчеткә йөрүчеләр күп кырлы, талантлы егет дип мактады. Мәхәлләнең өлкән әгъзасы Мидхәт әфәнде онытылып барган татар милли җырларын ишеттерә. "Сөләйман" мәчете ифтарына җыелучылар Сәет белән Мидхәт әфәндене махсус сорап та чыгыш ясаталар икән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG