Accessibility links

Кайнар хәбәр

Томскидагы Кызыл мәчет Чечня башлыгы акчасына төзекләндерелә


Томскида Кызыл мәчетне төзекләндерү дәвам итә. Ел азагына гыйбадәт йортының тышкы яктагы эшләрен тәмамлап, эчке ягына күчү планлаштырыла.
Мәчетне төзекләндерүгә акчалата Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров ярдәм итә. Проектның тулы бәясе – 70 миллион сум.

Кызыл мәчет 1904 елда Татар бистәсендә салына. Октябрь инкыйлабыннан соң анда кино күрсәтә башлыйлар, 1942 елдан алып 1985 елга кадәр Кызыл мәчеттә аракы ясыйлар. Аннан соң азык-төлек җитештерү ширкәтенең бер бүлеге була. Шул вакытта аның манарасы һәм гөмбәзе юк ителә. Кызыл мәчет 2003 елда мөселманнарга кайтарыла.
XS
SM
MD
LG