Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:19

Рамазан аенда Татарстан районнарындагы мәчетләрдә тәравих намазларын Төркия Коръән хафизлары алып бара. Алар Рамазанда Коръәнне тулаем укып чыгу, имамнарга ярдәм максатыннан чакырылган.

Рамазан ае башында Татарстанга Төркиядән 38 Коръән хафизы килде. Аларның утызы Татарстан мәчетләрендә, калган сигезе Русия төбәкләрендәге мәчетләрдә тәравих намазларын алып бара. Татарстанның Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә районнарында алар үзәк мәчетләрдә, ә калган районнарның авыл мәчетләрендә дә эшли.

Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның Азатлыкка әйтүенчә, Төркиядән Коръән хафизларын чакыру Рамазан аенда тәравих намазларында Коръәнне тулаем укып чыгу, имамнарга ярдәм итү максатыннан булган. Русия ислам университетының Коръән хафизлары әзерләү үзәген тәмамлаучылар да Татарстанның төрле мәчетләренә җибәрелгән. Мисалга, Кол Шәриф мәчетендә тәравихны алып баручыларның берсе әлеге үзәкне тәмамлаган хафиз Илдар Сабитов.

“Татарлар – дини традицияләре юкка чыккан халыкларның берсе”

Русия ислам университетының Коръән хафизлары әзерләү үзәген быел барлыгы җиде хафиз тәмамлаган. Аларга үзәк тарафыннан алга таба гыйлем алу мөмкинлеге бирелә. Әмма татарда Коръәнне ятлау мәсьәләсендә проблемнар бар, безнең халыкта ул традиция бөтенләй юкка чыккан, дип сөйләде Азатлыкка Русия ислам университеты җитәкчесе Рафик Мөхәммәтшин.

Рәфыйк Мөхәммәтшин

Рәфыйк Мөхәммәтшин

"Быел хафизлар үзәген җиде кеше тәмамлады. Аларның үзәкләренә быел ун ел була, РИУ ачылуга 15 ел. Шул елларда егермедән артык хафиз чыгардык. Ул Коръәнне яттан өйрәнү халыкара үзәгенең бер бүлеге буларак эшли, аларның төп үзәге Согуд Гарәбстанында урнашкан, бөтен дөньяда эшли торган үзәк ул. Аларның уңай ягы шул – Коръән хафизы дәрәҗәсен алган кешегә алар белем алу мөмкинлеге бирәләр.

Коръән хафизлары барысы да шушы халыкара үзәк хисабына үзләре теләгән уку йортларында укый алалар, алар чит илгә чыгып та укыйлар, мәсәлән, Йәмәндә укучы бер хафиз бар. Безнең дә, үзәкнең дә позициясе шул: Коръәнне яттан белгән кеше укымышлы булырга тиеш. Кызганыч ки, монда проблемнар шактый.

Иң мөһим проблемнарның берсе – татарларда Коръәнне ятлау традициясе бөтенләй юкка чыккан. Урта Азиядә ул сакланып калган, анда яшь балалар әби-бабайдан Коръән сүзен ишетеп, аны ятлый башлыйлар. Шуңа күрә Урта Азиядән килгән, Коръәнне яттан белүчеләр күбрәк. Без мәктәпне тәмамлаганнарны гына ала идек, хәзер тугызынчы сыйныфны бетергәч тә килү мөмкинлеге булачак.

Мәктәпне тәмамлаган, гаиләдә Коръән сүзе ишетмәгән, кечкенәдән Коръәнне ятламаганнарны алып, 3-4 ел эчендә Коръән хафизы итеп, әзерләп чыгарырга мөмкин, әмма аның иң тискәре ягы шул: Коръәнне ятлаудан тыш, башка гыйлем ала алмыйлар. Шуңа күрә Коръәнне ул яттан белә, әмма башка гыйлеме юк. Нишли ул? Мәчеткә кереп, матур итеп Коръән укып кына булмый бит әле ул. Коръән укыгач, дога кылырга кирәк, дога кылгач: “Хәзрәт, менә мондый соравыбыз бар иде”, диючеләр дә була.

Татарлар арасында Коръән хафизлар бик аз. Ә чит илдә башкачарак: алар башта гыйлем ала, аннары үзе өчен, җәмгыять өчен ул Коръәнне ятлый. Ул гыйлемле, бәлки ул профессордыр, ә бездә, киресенчә, Коръәнне ятлау системын торгызабыз, әмма гыйлемле Коръән хафизы дигән кешеләр бик аз. Әлеге халыкара үзәк аларның югары гыйлемнәре булуын максат итеп куйды. Алар җәмгыятьтә үз урыннарын табарга тиеш.

Шуңа күрә тәмамлаучылар алга таба төрле уку йортларына укырга китәләр . Алар бездә өч ел Коръәнне ятлыйлар, уңышлы тәмамласалар, алга таба сайлау мөмкинлеге бар аларга. Дөрес, без Согуд Гарәбстанына җибәрмибез. Татар хафизлары күп түгел, чөнки Коръән ятлау, әлбәттә, ул – традиция, аны торгызырга кирәк. Дөньяда Коръәнне яттан белгән биш яшьлек балалар да бар, ә татарларда моны күз алдына китерүе авыр. Татар халкы дини традицияләре юкка чыккан халыкларның берсе”, дип сөйләде Рафик Мөхәммәтшин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG