Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина кырымтатар диаспорасыннан акча сорый


Депортациядән соң бушап калган Коҗа Сала авылын 1990-нчы елларда кайткан кырымтатарлары үзләре яңадан төзегәннәр
Депортациядән соң бушап калган Коҗа Сала авылын 1990-нчы елларда кайткан кырымтатарлары үзләре яңадан төзегәннәр

Украина хөкүмәте кырымтатар мәктәбен, күпкатлы йортны төзеп бетерү һәм йортларга газ үткәрү өчен диаспорадан акча сорады.

Украина хөкүмәте Тышкы эшләр министрлыгы аркылы кырымтатарларны урнаштыру програмына кырымтатар диаспорасыннан акча сорап илчелекләргә хатлар юллаган. Хатка башкарылачак эшләрнең сметасы да теркәлгән. Аны Украинаның социаль мәсьәләләр министрлыгы һәм Кырымның милләтләр эшләре комитеты әзерләгән. Барлыгы 91 млн. һривня (якынча 11,5 млн. доллар) акча сорала. Сметада Акмәчеттә милли мәктәпне, бер районда күпкатлы йортны, ике фельдшер-акушер пунктын төзеп бетерү, ике кырымтатар микрорайонына газ үткәрү кебек эшләр каралган.

Узган атнада Украинаның Үзбәкстандагы илчелегенең консулы Сергей Кононенко "Авдет" ("Кайту") кырымтатар мәдәни үзәге рәисе Нусрет Җәмилев белен очрашып кырымтатар эшкуарларына акча туплау кебек һуманитар чарада катнашырга тәкъдим иткән. Нусрет әфәнде финанс ярдәме сорап илчелеккә Үзбәкстан президенты Ислам Кәримовка, премьер-министр Шәүкәт Мирзияевка мөрәҗәгать итәргә тәкъдим иткән. Үзбәкстандагы Украина илчелегеннән Ташкент Кырымтатарлары җәмгыятенә юлланган хат. Шундый ук хатлар Төркиядәге кырымтатар диаспорасы исеменә дә юлланган.

Мәҗлеснең тышкы эшләр бүлеге җитәкчесе Али Хәмзин Украинаның болай эш итүе "сәер" диде. Халыкара җәмәгатьчелек, АКШ, Канада, Төркия инде күптән кырымтатарларның хокукларын үз ватаннарында торгызу, халыкның иминлеген тәэмин итү өчен халыкара форумда катнашырга, матди ярдәм күрсәтергә ризалыгын, репатриантларга ярдәм итәргә әзер булуын Киевка белдергән иде. Бу форумны үткәрү тәкъдиме белән 2010 елда Мәҗлес чыкты. Ләкин Киев һаман бу тәкъдимне санга да сукмый.

Хәмзин, әгәр Киев риза булса, бу ярдәм диаспорадан соралган акчадан күпкә зуррак булыр иде ди.

"Кырымтатарларга "ярдәм" итәргә теләп акчаны булмаган урыннан эзләгән Украинаның позициясен аңлау авыр, чөнки ул аңгыра кебек кылана, ярдәм итәргә әзер булган халыкара җәмәгатьчелекнең ярдәменнән баш тарта. Украина кырымтатарларның мәсьәләләрен хәл итә алмый һәм хәл итәргә теләми. Шуңа күрә бу мәсьәләнең хәл ителүенең гаранты тик халыкара җәмәгатьчелек кенә була ала", диде Али Хәмзин.

2013 елда кырымтатарларны урнаштыру програмында 50 млн. һривня күрсәтелгән булса да, Украина дәүләт бюджетыннан тик 10 млн. 900 мең һривня аерылды, ләкин бу акчалар аз һәм алар да Кырымга тик өлешчә генә килә.

6-7 июльдә Брюссельдә узган Вәкиллек ителмәгән халыклар һәм милләтләр оешмасының президиумы утырышында катнашкан Мәҗлес вәкиле Абдураим Эгиз кырымтатарларның хәлен, халыкара форум үткәрү әһәмиятен аңлаткан, Европа парламенты әгъзалары белән сөйләшкән. Алар форумны үткәрү өчен тиешле адымнар ясалачагына, Украинаның мәсьәләне аңлап эш итәчәгенә ышаныч белдерделәр.

Вәкиллек ителмәгән халыклар һәм милләтләр оешмасы президиумы исә Украинаны кырымтатар халкы мәсьәләсенә багышланган халыкара форумны үткәрергә чакырып бәянәт чыгарган иде.

"Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасының милли азчылыклар эшләре югары комиссары Кнут Воллебекның тәкъдименә теләктәшлек белдереп без Украинада кырымтатар халкының хокукларын торгызу өчен халыкара җәмәгатьчелекне Украинага ярдәм итәргә чакырабыз", диелә бәянәттә.
XS
SM
MD
LG