Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татарстанда бер генә карар да Низамовтан башка кабул ителмәде”


Tatarstan -- The palace of Tatarstan President
Tatarstan -- The palace of Tatarstan President

Татарстанда президент идарәсенең элекке җитәкчесе Хәләф Низамовның вафаты республикада игътибарсыз калды. Кайберәүләр аны “Шәймиев феноменын” булдыручы дип саный.

Миңтимер Шәймиев президентлыгы чорында президент идарәсен җитәкләгән Хәләф Низамов 71 яшендә каты авырудан соң вафат булды. 1990-нчы елларда барлык район башлыкларын куркытып торган, барысын да үз контролендә тоткан Хәләф Низамовны кайбер түрәләр кебек зурлап озату булмады. Моңа, мөгаен, Низамовның заманында Шәймиевкә каршы чыгуы сәбәп булгандыр.

1991 елда президент вазифасына сайланган Шәймиев үзенең якташы Низамовны идарә җитәкчесе итеп эшкә ала. Аңа кадәр Низамов ТАССРның министрлар шурасында, КПСС өлкә комитетында, соңрак ТАССРның Югары Шурасында эшләгән була. Югары оештыру сәләтенә ия булган Низамов 1991-1998 елларда президент идарәсендә дә барлык район башлыкларын һәм хәтта кайбер җитәкчеләрне бер йодрыкта тотып тора, хәтта аңа “хәләфәт” дигән кушамат та тагыла.

Низамовның оештыру сәләтенә күпләр соклана торган була. 1990-нчы еллар азагында ул бу сәләте барлыгын тагын бер кат раслый. 1998 елда ул Татарстанда яшертен генә “район башлыклары фетнәсен” оештыра. Аның максаты Шәймиев урынына Чаллы шәһәре башлыгы Рәфгать Алтынбаевны кую була. Ләкин президентның ул чактагы сак хезмәте җитәкчесе Әсгать Сәфәров ярдәмендә бу хәл тормышка ашмый кала.

Шәймиевнең әлеге хәлне бик авыр кичерүен әйтәләр. Бераз соңрак бу фетнә артында Хәләф Низамов һәм ул чактагы Татарстан эчке эшләр министры Искәндәр Галимовның торуы билгеле була. Нәтиҗәдә дистә елга якын Шәймиевкә хезмәт иткән Низамов чоры тәмамлана.

Ирек Мортазин
Ирек Мортазин
“Новая газета” журналисты, президентның элекке матбугат җитәкчесе Ирек Мортазин Низамов Шәймиев өчен бик күпне эшләде дип саный.

“Низамов һәрвакыт күләгәдә калучы кеше иде. Нәкъ ул үз вакытында "Шәймиев феноменын булдырды" дип саныйм. Әгәр Хәләф булмаса 99% дип әйтә алам, Татарстанда беренче президент Миңтимер Шәймиев дигән мәртәбәле исем булмас иде.

Бу кеше 1990-нчы еллар башында Татарстан сәясәтендә "соры кардинал" булып торды. Бер генә мөһим карар да республикада Низамов катнашыннан башка кабул ителмәде. Ләкин 1990-нчы еллар азагында Низамов Шәймиевтә ялгышуын аңлады һәм аны башка кешегә алмаштырырга тырышты. Ләкин ул моны булдырып чыга алмады. Шуннан ул үз вазифасыннан китәргә мәҗбүр булды. Ә тулы көчкә эшләүче шәхес өчен пенсиягә китү бик авыр кичерелә. Әлеге 1998 елгы фетнәдән соң, ул үзенең барлык көчен югалтты һәм ишетелми башлады. "Минтимер Шәймиев последний президент Татарстана" китабында мин бу хәлләрне бик тәфсилләп яздым.

Көчлерәк, энергияләре ташып торган, әмма әхлакый яктан принципсыз кешеләр килеп Шәймевкә күбрәк тәэсир ясады, аны богаулап алды һәм 1998 елда алар бу фетнәне туктата алды. Беренче чиратта мин Әсгать Сәфәровны истә тотам. Нәкъ 1998 елда ул Шәймиев өчен иң кадерле кешеләрнең берсенә әйләнде, чөнки президентның хакимияттә калуына иң зур өлеш кертүче булды. Моңа кадәр Шәймиевның карарлары чынлыкта Низамов карарлары иде. Шәймиевнең президент итеп сайлануы да Низамов эше. Ләкин ул әлеге кешенең мөмкинлекләрен бераз чикләргә кирәклеген аңлагач авыр хәлгә килеп төртелде”, ди ул.

Рафаил Хәкимов
Рафаил Хәкимов
Татарстан тарих институты җитәкчесе, Шәймиевнең элекке сәяси киңәшчесе булган Рафаил Хәкимов исә Мортазин белән бик килешеп бетми. Ул Низамовны нәкъ Шәймиев күтәрде дип саный.

“Мин эшләгән вакытта Низамов белән минем арада каршылык бар иде. Ул иске заманнан калган кеше, оештыру ягыннан, әлбәттә, көчле иде. Андый сәләте булды. Әмма совет чорыннан чыгып ул яңа мөнәсәбәтләргә күнегә алмады. Соңыннан инде Шәймиев белән дә ыгы-зыгы килеп чыкты.

Шәймиев аны табып идарәгә чакырды, аны күтәрде. Алар якташлар иде. Соңрак Низамов Шәймиев урынына Алтынбаевны кую максаты белән йөрде. Бу ниндидер шәхси мөнәсәбәтләргә бәйле иде”, диде Хәкимов.
XS
SM
MD
LG