Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 08:58

Корылык кичерүче Татарстан уракка чыкты


Корылык аркасында Татарстан игенчеләре көткән уңышның яртысын гына җыеп алачак. Хуҗалыкларны корылык шартларында эшләргә өйрәтүче махсус програм әзерләнә.

Корылык аркасында Татарстан игенчеләре быел янә төп башына утырып калмагае. Апас районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ильяс Заһидуллин белдерүенчә, быел хуҗалыкларга икмәк сатып баю мөмкинлеге юк. Бердән, ашлык эчке ихтыяҗларга гына җитәрлек, ә икенчедән аңа бәя ул дәрәҗәдә югары түгел. Корылык быел Русиянең берничә төбәгендә – Татарстан, Башкортстан, өлешчә Чуашстан һәм Самара өлкәсендә генә.

Узган атнада селектор киңәшмәсендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бу проблемга Русия хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведевның игътибарын җәлеп итәргә тырышты. Корылык аркасында Татарстан игенчеләре быел көткән уңышның нибары яртысын гына җыеп алачак. Бу – якынча 2 миллион 500 мең тонна.

Рөстәм Миңнеханов хуҗалыкларга банклардан бирелгән кредитларны һәм лизинг түләүләрен озайту үтенече белән чыкты. Хөкүмәт рәисе һәр төбәккә ярдәм чараларының аерым каралачагын әйтте.

Татарстан хуҗалыклары бүгеннән уракка чыкты. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, урып-җыю эшләренә инде 17 район керешкән. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә, урып-җыюны оператив төстә тиз арада башкарып чыгарга чакырды. Июльнең икенче яртысыннан яңгырлар башланырга мөмкин.

Татарстанда ел ахырына хуҗалыкларны корылык шартларында эшләргә өйрәтүче махсус програм кабул ителергә тиеш. Хуҗалыклар җирне эшкәртү технологияләренә үзгәрешләр кертеп, корылыкка чыдамлы сортлар белән эшләүгә күчәчәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG