Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 06:59

Гальен: "Мин Татарстанның Игелек илчесе булырга әзер"


Казан Универсиадасы ябылыр алдыннан "Азатлык" шушы уеннарны оештырган Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) җитәкчесе Клод-Луи Гальен белән очрашып, аның татарлар һәм Татарстан турындагы фикерләрен сорашты. Клод-Луи Гальен белән Кәрим Камал сөйләште.

Гальен әфәнде, Сезнең ачылыш тантанасында ясаган чыгышыгыз күп кенә татарларда бик матур хисләр калдырды: Русия җитәкчесеннән аермалы буларак Сез Татарстанның оештыру эшенә керткән өлешен аерым билгеләп үттегез, хәтта Габдулла Тукай сүзләрен дә телгә алдыгыз. Ә Универсиада Казанда үтәчәге билгеле булганчы сез татарлар, татар тарихы турында нәрсә белә идегез?

– Универсиада Казанда үтәчәк дигән карарга кадәр Татарстан, аның башкаласы турында күп белми идем дияргә була. Минем Русиядә күп мәртәбә булган бер дипломат дустым бар, ул менә Казан җиңсен дип бик теләде һәм Казан турында да күбрәк ул сөйләде. Үзем бик хәбәрдар түгел идем. Икенче дөнья сугышы тарихыннан фронтның Идел буена килеп җитүен укып беләм. Нефть табылган төбәк дип беләм. Советлар Берлеге таркалгач Татарстанның үсеше турында укыдым. Шәймиев әфәндегә сокланам. Аның катлаулы хәлдән чыгу өчен кылган гамәлләре бик зур дип саныйм. Болар барысы да миңа кызык булды.


Әлеге Универсиада - асылда Русия үткәргән чара, хуҗа ил рәсмән Русия дип санала. Ләкин ул татар җирендә, Казанда үтә һәм аны әзерләү эшенә Татарстан хөкүмәте зур өлеш кертте. Аның ролен, шул өлешен ничек бәялисез?

– Әлбәттә, бу Русия өчен зур вакыйга. Русия хакимиятләре бу чара белән яшьләрне спорт аша тәрбияләүгә зур этәргеч бирмәкче. Татарстан һәм Казан бу миссияне күтәреп алып тагын үз илһамын өстәде. Беренче тапкыр Миңнеханов әфәнде белән сөйләшкәндә ул әле премьер-министр гына иде, әмма ул чакта ук аның энтузиазмы шул кадәр зур иде. Ул Татарстанның Русиядә спорт үзәге булуын теләде. Казан мэры да моның өчен барысын да эшләде. Андый кешеләр ул энтузиазмны башкаларга да "йоктыра". Алар бу эшне бик, бик оста башкарып чыкты. Җиңел булмаса да.

Сүз уңаеннан шуны да сорыйм әле - Русия такымының бу Универсиададагы уңышын ничек бәялисез? 250-ләп медал, шулардан 100-дән артыгы алтын. Сезнеңчә, бу табигый күренешме?

– Гадәттә Универсиаданы оештыручы ил иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Олимпия уеннарын оештыручылар белән дә шулай булды. Лондонда британнар көтелгәннән күбрәк медальләр яулады. Була торган хәл ул. Икенчедән, бу алдан шулай әзерләнгән иде булса кирәк. Әйткәнемчә, Русия спорт өлкәсендә яшьләрне үстерү сәясәтен алып бара. Хакимиятләр яшьләрнең үз иле белән горурлануын тели. Алар шул горурлык хисен арттыру өчен тырышты. Мәсәлән, алар үзләре көчле саналган спорт төрләренә басым ясады.

Кире Татарстанга, татарларга кайтыйк әле. Инде әйтүегезчә, Татарстанның энтузиазмы бу Универсиадага яңа бер этәргеч, яңа уңай төсмер бирде. Ә менә кайбер сәясәтчеләр - бу бер Русиядә генә түгел, милли азчылыклары булган Канада, Испаниядә дә күзәтелә - тел, дин, милләт өлкәсендәге төрлелекне уртак дәүләтнең тотрыклыгына янаган куркыныч итеп күрә. Сез бу хакта ни уйлыйсыз?

– Позитив, уңай булырга кирәк. Дөньяның бик күп илләрендә, шул санда минем үз илемдә дә төрле мәдәниятләр, төрле диннәр бер-берсенә арналып, кушылып яши. Төрлелек арта гына бара. Сезнең илдә дә төрлелек үсә. Иң куркынычы – кешеләрне үз тамырларын ваз кичтерү, оныттыру. Монда Татарстанда тамырлар бик нык. Ачылыш чыгышында мин Тукай турында сөйләгәндә, аның “Туган тел” шигырен язганын белә идем. Тамырлар тирән, алар бик кирәк. Минем илдә дә чыгышлары белән Мәгърибтән, Әл-Җәзәирдән булучыларның үз тамырлары булсын, гаилә тамырлары булсын, ләкин алар үзләрен француз дип санасын дип теләр идем. Дөресме-юкмы, белмим, ләкин Татарстанда кешеләр үзләрен татар дип хис итә. Алар Русия Федерациясендә татар булулары белән горурлана.

– Сезнең Татарстанга моңарчы да берничә мәртәбә килгәнегез бар иде. Бу килүегездә дә бер атнадан артык булдыгыз. Бераз татарча өйрәнә алдыгызмы?

– Акцент белән булса да рәхмәт дип әйтә алам. Бәлки Универсиаданы япканда яхшырак әйтермен. Минем үземә дә ошый. Халыкка үз телендә сәлам бирү әйбәт була. Тукайның “Туган тел”ен онытмаячакмын.

Универсиада идеяларын дөньяга, халыкларга киңрәк таныту өчен аның Игелек илчеләре бар - алар гадәттә, киң, хәтта дөньякүләм танылган шәхесләр. Әйткәнемчә, хәзер Сезнең Татарстанда танышларыгыз, дусларыгыз күп. Сезне беләләр, Сез дә Татарстанны хәзер яхшы беләсез. Татарстан җитәкчелеге Сезне халыкара дәрәҗәдә үзенең Игелек илчесе булуын сораса, риза булыр идегезме?

– Бу минем өчен хөрмәт, бик югары дәрәҗә булыр иде. Мин бу эшне ничек башкара алыр идем, бусын әлегә белмим. Ләкин хәзер мин чыннан да Татарстанны яхшы беләм, аның тарихын беләм һәм яратам. Әлбәттә, мин бик теләр идем.

* * *

Узган ел 70 яшен тутырган Клод-Луи Гальен һөнәре белән биолог, доктор дәрәҗәсе иясе. 1970 еллардан бирле тормышын спорт чараларын оештыруга багышлаган. Франциянең Олимпия комитеты вице-президенты, Франциянең допингка каршы көрәш шурасы әгъзасы.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG