Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:35

“Kazan-Arena» стадионында Универсиаданы ябу тантанасына әзерлек бара


“Kazan-Arena» стадионында Универсиаданы ябу тантанасына әзерлек бара. Кичә стадионны тагын бер кат Казан мэры Илсур Метшин карап чыкты.

“Ябылу тантанасы ачылышын уздырмаска тиеш. Аны бөтенләй башкача ясарга кирәклеген аңлыйбыз, чөнки ябылу тантанасында инде кешеләр башка хисләрне кичерә. Ачылыш тантанасында рухландыру кирәк булса, ябылу тантанасы киресенчә бераз моңсу хисләр уята торган булырга тиеш. Универсиада барган 10 көндә кешеләр инде үзгәрде”, диде чараның баш режиссеры Алексей Сеченов.

Универсиаданы ябу тантанасында Гарик Сукачев, Сергей Лазарев, Тимур Родригес, Нюша, Эльмира Кәлимуллина, Динә Гарипова, Елка, Zdob si Zdub, Би-2, «Каста», «Мумий Тролль», «Серебро» төркемнәре чыгыш ясаячак. Ә тантананы Земфира ябачак.

Барлыгы Универсиада чараларына дип әзерләнгән 1,2 миллион билетның 750 меңе сатылган.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Универсиада билетларының дөрес сатылмавын танып гафу үтенде һәм билет сатуда канун бозучыларны җавапка тартырга кушты.

XS
SM
MD
LG