Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә “сазлык эше” нигезендә яңа тоткарлаулар булачак


Русия тикшерү комитеты «сазлык эше» нигезендә яңа тоткарлаулар планлаштыра. Бу хакта “Независимая газета” яза. Басма мәгълүматларына караганда, яңа тоткарлаулар узган елның 6 маенда Манеж мәйданында протест чараларын оештырырга теләүчеләргә кагылачак. Алар арасында журналист Аркадий Бабченко, активистлар Надежда Низовкина, Татьяна Стецура, Юлия Казакова, Игорь Мандаринов, Вадим Коровин бар.

Беренче тоткарлаулар август башына планлаштырыла һәм нигездә Манеж мәйданында тоткарланып “Войковское”, “Аэропорт” эчке эшләр бүлегенә китерелгәннәр кулга алыначак.
XS
SM
MD
LG