Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каһирәдә бәрелешләрдә җиде кеше һәлак булды


Узган төндә Каһирәдә иминлек көчләре белән вазифасыннан чигендерелгән президент Мөхәммәт Мурси тарафдарлары арасында чыккан бәрелешләрдә җиде кеше үлгән, 260тан артыгы төрле җәрәхәтләр алган. Бу хакта иминлек хезмәте һәм табиплар хәбәр итә.

Полиция үзенә таш атучы демонстрантларга каршы күз яше чыгаручы газ кулланган.
Бәрелешләр протест белдерүчеләрнең бер төркеме Нил елгасы аша күперне ябудан соң, кичә кич башланды.

Дүшәмбе көнне АКШ дәүләт секретаре урынбасары Уильям Бернс Мисырның вакытлы президенты Адли Мансур, премьер-министр Хазем Беблави һәм саклану министры Габдел Фәттах ас-Сиси белән очрашып сөйләште. Ул Мисырда хакимияткә килүчеләрне сәяси тоткарлаулардан тыелырга чакырды.

Мурси яклы “Мөселман кардәшләре” хәрәкәте һәм “Тамарод” төркеме вәкилләре Бернс белән очрашудан баш тартты.
XS
SM
MD
LG