Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 05:01

Татар конгрессы програмы нигезендә югары уку йортларына керергә теләүче Татарстаннан читтәге татар яшьләре нефтехимия белгечлеген алырга тели. Иң күп гаризалар шунда тапшырылган.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Татарстаннан читтә яшәүче татарларны югары уку йортларына кертү максатчан програмы 2003 елдан бирле эшләп килә. Беренче елларда яшьләр нигездә татар теле, мәдәнияте, тарихы белән бәйле белгечлекләрне сайласа, хәзер инде нефтехимия, халыкара мөнәсәбәтләр белгечлегенә өстенлек бирә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының мәгариф мәсьәләләре һәм чит төбәкләр белән эшләү бүлеге хезмәткәре Радик Муллагалив белән сөйләштек:

Быел Татарстаннан читтә яшәүче татар яшьләреннән югары уку йортларына ничә гариза тапшырылды?

– 250-ләп кеше Татарстан югары уку йортларына укырга керергә теләк белдерде. Күбесе КФУ, КАИ һәм КХТИны сайлады. Шулай ук мәдәният, төзелеш, медицина, авыл хуҗалыгы университетларын сайлаучылар да бар. Гаризаларның иң күбесе нефтехимия белән бәйле белгечлекләргә бирелде. Мондый белгечлек КФУда да, КХТИда да, Әлмәттә дә бар. Шуннан соң икенче урында КФУның Көнчыгышны өйрәнү факультетының халыкара мөнәсәбәтләр бүлеген сайлаучылар бара. Сәхнә эшенең абруе артып бару сәбәпле, бу өлкәне сайлаучылар да шактый.

Абитуриентлар күбрәк кайсы яклардан?

– Абитуриентларның күпчелеге Башкортстаннан – 100-дән артык кеше. Һәрвакыттагыча Бәләбәйдән иң күбе, аннары Туймазы килә. Быел Самардан да 30-лап гариза булды. Димитровград, Ульян, Мәскәү, Петербурдан да теләүчеләр бар.

Мәскәү, Петербур кебек зур шәһәрләрдән дә килү ни белән бәйле?

– Беренчедән, шул Казанга килү теләге зур. Икенчедән, Казанда хәзер белем алу Мәскәү белән Петербурдан ким түгел. Элекке еллар белән чагыштырганда хәзер университетларда мөмкинлекләр зур. Чит илдән укытучылар да бар. Шуңа Казан аркылы чит илләргә чыгу мөмкинлеге күбрәк тә, чөнки Мәскәү, Петербурда көндәшлек зур. Монда татарга якын илләр дә бар. Шул ук Төркия, мисал өчен. АКШта безне беләләр, университетлар арасында элемтәләр арта бара. КФУның статусы югары.

Укырга керүчеләр исемлеге кайчан билгеле булачак?

– Кабул итү комиссиясе 25 июльгә кадәр эшли. Әле хәзер дә документларны китерүчеләр бар. Әстерханнан менә хәзер килделәр. Кемнәр кабул ителгәне сентябрьдә генә билгеле булачак. Бездә бит күбесе беренче-икенче агымга эләгергә тырыша. 30 июльгә кадәр гаризалар тапшыручылар безнең максатчан програм нигезендә бара.

Без Татарстан мәгариф министрлыгы белән бергә эшлибез һәм хәзер мәдәният министрлыгы да теләктәшлек белдерде. Ике министрлык безгә ярдәм итә. Елдан-ел уку йортларында бюджет урыннары кимеп бара. Бәйгеләр ул урыннарга бик зур һәм укырга керү авырлаша. Мисал өчен, татар журналистикасына бер урынга 14 кеше дәгъва кыла.

Мин алдан ук чит төбәкләрдән килгән абитуриентларга иҗади бәйге булган уку йортларында үзегезне күрсәтергә тырышыгыз дип әйтеп киләм. Шул ук журналистика бүлеген истә тотып әйтәм.

Сез әйттегез, Татарстаннан читтән килүче яшьләр максатчан програм нигезендә керә дип. Бу програм аша керүчеләргә өстенлекләр каралганмы?


Радик Муллагалиев

Радик Муллагалиев

– Без бит мәгариф министрлыгы белән килешү төзибез һәм абитуриентлар әлеге кәгазьне үзләре белән кабул итү комиссиясенә алып бара. Рөстәм Нургалиевич йөкләмәсе белән читтә яшәүче татар балаларына шундый ярдәм күрсәтелә. Алар гомуми бәйгедә катнашмый. Әлбәттә, ул максатчан програм урыннары бик аз була. Анда шул ук Татарстан оешмалары тәкъдиме белән килүчеләр дә була.

Ә шул максатчан програм нигезендәге бәйгедән уза алмасалар, яшьләр гомуми шартларда кереп карый алалармы?

– Әйе, кереп карый алалар, әмма бу инде икенче агым була. Гомуми шартлар нигезендә кергәндә, Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләренә һәм инде аларның сәләтләренә карыйлар.

Билгеле булганча, бу Татарстаннан читтәге татар яшьләрен республикада укырга кертү програмы татар теле, гореф-гадәтләре нигезендә белгечләр әзерләп үз төбәкләренә кайтаруны истә тота иде, ләкин хәзер яшьләрнең күбесе башка белгечлекләрне сайлый. Бу әлеге максатчан програмны башка максатта куллану гына булмыймы?

– Әйе, быел да 200-дән артык кеше арасында юрист, икътисадчы булырга теләүчеләр дә бар. Бу – 30 процент тирәсе. Калганнары инде мәгариф, мәдәни тармакка тартыла. Без инде абитуриентларга юрист, икътисад белгечлеге коммерцияле бүлекләр булуын алдан ук аңлатып торабыз. Бары үзләре түләп керү мөмкинлеге генә барлыгын әйтәбез.

Димәк, яшьләр бу максатчан програмны үз файдасына куллана?

– Минем күзәтүемчә, Башкортстанда шул юрист, икътисадчы белгечелегенә урыннар кимрәк. Бездә бит бу белгечлекне бирүче уку йортлары күбрәк һәм зур булмаган махсус институтларда аларның бәясе дә арзанрак. Казанда мөмкинчелек күбрәк. Ләкин без аларның бу өлкәдә өметләрен аклый алмауны да аңлатабыз. Беренче чиратта, уку йортын сайлаганда татар белгечлеге белән бәйле булырга тиешлеген әйтәбез. Бу бит Татарстан президенты фәрманында да әйтелгән. Аларның кире үз төбәкләренә кайтып татар милләте үсеше өчен хезмәт итүе күздә тотыла. Безнең өчен әле аларның эшкә урнаша алуы да мөһим.

Аларның эшкә урнаша алу-алмавын күзәтеп барасызмы?

– Мисал өчен, Кытайдан килеп белем алучылар кире үзләренә кайтып китте һәм барысы да эш тапкан. Чит илләр белән аралашу департаментларында тәрҗемәче булып эшләүчеләр бар. Русия төбәкләреннән килүчеләр дә кире кайтып эшкә урнашалар.

Әмма татар яшьләренең күбесе кайтып китәме, яки Татарстанда каламы?

– Яртысы кала. Анысы да безнең өчен начар түгел. Калганнар да эш таба. Казан хәзер үсеп бара һәм белгечләр кирәк. Читтән килгәннәр алар сәләтле балалар. Теләгәннәре инде әти-әнисенә якын булу өчен кайтып китә.

Кайлардан килүчеләр күбрәк кайтып китә?

– Башкортстаннан, Чуашстаннан килүчеләр кайтып китә. Чуашстанның Урмай, Батыр районнарында татарлык бик көчле. Татар мохите көчле булган яклардан килгәннәр кайтып китә нигездә. Аларны гаилә тартып тора. Элек урыс мохитендә үскән балалар инде Казанга килгәч монда калырга тырыша.

Татар яшьләре арасында тарих белгечлеге белән кызыксынучылар бармы?

– Узган елны Татарстан президенты кушуы белән КФУ тарих институтында ике белгечлек булдырылды. Алар – тюркология белән Идел буе һәм Урал яны тарихы. Узган елны бу белгечлекләргә 30 кешене ала алдык. Аларның тугызы БДБ илләреннән, калганнары Русия төбәкләреннән. Ул белгечлекләргә белем алу коммерция нигезендә генә мөмкин. Шуңа бу студентлар Татарстан бюджеты хисабына белем ала. Быел да шуны дәвам итәргә уйлыйбыз. Рөстәм Нургалиевич ул проектны кабул итә калса инде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG