Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:14

Оренбурның татар җәмәгатьчелеге танылган рәссам, сынчы Нәбил Ишмөхәммәтовны соңгы юлгы озатты. Ул бер дә “яшим” димәде. Аның өчен җирдән йөрү, бару, үтү бар иде.

Оренбурның татар җәмәгатьчелеге танылган рәссам, сынчы Нәбил Габдулла улы Ишмөхәммәтовны соңгы юлгы озатты. Башкортстанда туган, Казакъстан белән Кырымда гомер иткән, Алман илендә, Һиндстанда эшләгән, соңгы 15 елын Оренбурда яшәгән 72 яшьлек рәссам 14 июльдә Татар Каргалы авылы зиратында җирләнде.

Нәбил Ишмөхәммәтов турында ул “серле” рәссам дип әйтүчеләр күп булды. Мондый кеше булу өчен тормыш мәшәкатьләреннән читкәрәк китеп, җирдәге тормыш турында уйланырга кирәктер. Ләкин ходайдан бирелгән бу сәләт сирәк кешедәдер.

“Мине, шәхсән, үз иҗатым кызыксындырмый диярлек. Мине кызыксындырганы – башка, кем без бу җирдә, аннан ничек атлыйбыз, үтеп китүчегә нәрсә тәкъдим итәбез, ни белән булыша алабыз. Мин күргәзмәләремдә дә шуны аңлатырга тырышам. Иң мөһиме – әйтергә теләгән фикер, фәлсәфә”, диде соңгы әңгәмәсендә ул.

Нәбил әфәнде бер дә “яшим” димәде. Аның өчен җирдән йөрү, бару, үтү бар иде.

“Безнең кебек җиргә дә бик авыр. Кагылсаң, бик ипләп кагылырга кирәк. Ашыгычлык белән үтеп китәргә ярамый. Ипидән һәм кайнар чәйдән кала әле башка төр туклану чыганаклары бар. Ул сине төшенергә этәрүче чыганак.
Ни өчен минем киндердәге эшләрем чак-чак абайлана? Чөнки төс тә, композиция дә минем максатым түгел, алар бары тик авторның эчке халәте, кичереше. Күрә белгән күз күрер, тоя белгән йөрәк аңлар”, дигән иде ул.

Аның йөзендә әллә рәссам, әллә байлык белән мохтаҗлык бергә аптырап, күзләрен мөлдерәтеп карап торды. Ап-ак сакал мыегы, чал чәче, балаларча, беркатлылыгы белән истә калыр ул.

Рәссам романтик-фәлсәфи һәм модернга тартым рухта иҗат итте. Ә андыйларны аңлау-бәяләү һәркемгә дә җиңел бирелми.

Исемнәренә генә күз салыйк: “37 ел корбаннарына”, “Әфган ялкыны”, “Туктатучы Чернобыль җиле», “Күккә күтәрелмәгән кошларга”...

“Минем уемча, беркайчан да кулны күтәрергә һәм беркайчан да төшерергә ярамый. Көн саен алга барырга, нәфис уйлар, илһам, җан җылысы белән кешеләргә кочак җәеп барырга кирәк”, диде Нәбил ага.

Күп эшләде, ләкин картайган көнендә үз почмагы булмады. Берничә ел элек ул Оренбурдан күзе кая карады, шунда чыгып китте. Шул вакыт эчендә рәссам 13 тапкыр яшәү урынын алмаштырды. Матди хәле яхшыдан булмаган, күзләре дә начар күргән һәм туганнары калмаган рәссам соңгы вакытта татар эшкуарлары карамагында булды.

Эшләнеп бетмәгән күп проектлары, сыннары калды.

Нәбил Ишмөхәммәтов әсәрләре:

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG