Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сноуден Русиядә сыену сорады


АКШ Үзәк күзләү идарәсенең элекке хезмәткәре Эдвард Сноуден Русиядә вакытлыча сыену сорап федераль миграция хезмәтенә мөрәҗәгать тапшырган. Бу хакта Русия җәмәгать пулаты әгъзасы Анатолий Кучерена белдерде.

Сноуден Шереметьево һава аланындагы транзит бүлегеннән китә алмау сәбәпле, ул мөрәҗәгатьне анда килгән миграция хезмәте вәкиленә тапшырган.
Вакытлыча сыену урыны бер елга бирелә һәм ел саен озайтылырга мөмкин.

Июнь ае башында АКШның яшерен күзләү програмнарын матбугатка чыгарганнан соң Сноуден Һоңкоңга качкан иде. Вашингтон аны АКШка тапшыруны таләп иткәннән соң ул аннан Мәскәүгә китәргә мәҗбүр булды.
XS
SM
MD
LG