Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Җитәкчеләр Универсиададан соң да халык турында уйламаячак"


Айрат Җәмилов ялгыз пикетта
Айрат Җәмилов ялгыз пикетта

Халыкара спорт чаралары Русия җитәкчелеге өчен дөньяга илнең көчле һәм барсы да шәп икәнне күрсәтү максатында гына кирәк, халыкның яшәеш шартлары ничек начар булса, шул килеш калачак, ризасызлар эзәрлекләнәчәк. Бауман урамында Казан Универсиадасын 1936 елгы Берлин Олипиадасы белән чагыштырып ялгыз пикет үткәргән Айрат Җәмилов Азатлыкка шулай дип белдерде.

Айрат Универсиада күңеленә хуш килмәүчеләрнең берсе. Үзе шикелле бу халыкара спорт чарасын күрә алмаучыларның Татарстан башкаласында әз булмавын әйтә ул.

"Безнең җитәкчеләр бу спорт чараларын бары тик үз максатларында гына куллана. Аларның бөтен дөньяга Казанны шундый шәп урын итеп күрсәтәселәре килә. Ярышларда катнашучылар йөри торган юллар, бу юл кырыендагы өйләрнең диварлары яхшы итеп төзекләндерелгән. Ә инде башкаланың Универсиадага катнашы булмаган башка урыннарына килсәк, беркемнең дә андагы юлларга, биналарга төшкән эше булмады.

Икенче ягына да игътибар итик, төрле илләрдән килгән спортта артык зур тәҗрибәсе булмаган студентларга көндәш итеп Русия Олимпия чемпионнарын туплады. Русия җитәкчелегенең максаты: Казан нинди шәп һәм анда бик бай яшиләр икәнне күрсәтү һәм шул ук вакытта без булдырабыз дип бөтен медальләрне дә җыеп алу иде. Универсиада Русиянең үз-үзен пропагандалавы максатында гына үткәрелде.

Универсиада зур халыкара чараларның башы булды. Чиратта Сочи Олимпиадасы, аннан соң 2018 елгы дөнья футбол беренчелеге үтәчәк. Дөньяга һәм шулай ук Русиядәге гади халыкка үзләренең иң-иң икәнен күрсәтү өчен бу спорт чараларына чыгымнар арта гына барачак. Безнең халыкка бүген ипи һәм тамаша гына кирәк, шуңа күрә социаль проблемнар турында да онытып тора. Миллиардлар спорт чараларына түгелгәнгә, халыкның социаль проблемнары киләчәктә дә хәл ителмәячәк дип уйлыйм мин. Һитлер да 1936 елда үзен күрсәтү өчен генә Олимпиада үткәрде һәм менә бездә дә шулайрак", ди Җәмилов.

Ул 11 июль көнне Казан үзәгендә - Бауман урамы башындагы сәгать янында ялгыз пикет үткәрде. Җәмилов озак кына вакыт кулына Берлин Олимпиадасы һәм Казан Универсиадасы ачылышында трибунада түрәләр басып торган һәм стадионнар төшерелгән дүрт фотолы кәгазь күтәреп торды. Бу кәгазьдә нәрсәгә дә булса чакыру да, сәяси шигарь дә юк иде. Җәмилов үзенә игътибар итүчеләргә "Аерма нидә?" дигән сорау куйды. Әлеге сорау кәгазьнең өске өлешенә дә язылган иде.

"Мин бу чара белән кешеләрне нәрсәгә дә булса чакыру максаты куймадым. Мин ике спорт чарасын һәм ул вакыттагы бер дәүләтнең һәм хәзерге безнең дәүләтнең җитәкчелеген алдым. Халыкка Олимпиада үткәрелгән илнең башында менә бу торган һәм хәзер Универсиада үткәрелгән илнең башында менә бу хакимият – калганын инде үзегез чагыштырыгыз, аерма бармы, әллә юкмы дип кенә әйтергә теләдем. Мин анда Путинны Һитлерга тиңлисем килмәде. Монда һәркем үзе безнең илдә алып барыла торган һәм ул вакыттагы (Германиядәге) сәясәткә нәтиҗә ясарга тиеш", ди Җәмилов.

Аның фикеренчә, Русиядә полицай дәүләте урнашып килү инде беркемгә дә сер түгел. Иҗтимагый һәм хөкүмәттән тыш оешмаларны эзәрлекләүләр дә моңа мисал булып тора. Универсиада алдыннан Казан үзәгендә төрле чараларны тыйганга да Җәмилов үзенең ялгыз гына пикетка чыгуын әйтә. "Пикетларны тыюга килгәндә, моның төбендә тагын шул ук Татарстанда канәгатьсезләр юк, барсы да әйбәт дигәнне күрсәтергә тырышу ята дип бәялим", ди Җәмилов.

Аның сүзләренчә, ялгыз пикеты кешеләрдә кызыксыну тудырган. Кайберәүләр бу ике халыкара спорт уеннары һәм алар артында яткан максат артында аерма юк, ә кайберәүләр зур аерма бар дип белдергән. Хәтта Җәмиловны тиле дип әйтүчеләр дә булган. Ни генә булмасын, күпләр ул вакытларда Һитлерның Олимпиаданы нинди максатларда оештырганын белми, алар тарих белән кызыксынмаган, ди ул.

"Минемчә, безнең хәзерге җитәкчеләргә кирәк булган кебек, ул вакытта Һитлерга да дөньяга үзләренең уңай якларын һәм "без бөтенесеннән дә көчле, без барсын да булдырабыз" дигәнне күрсәтергә кирәк булган. Әнә шулай итеп Һитлер үзенә PR ясаган. Чыннан да, хәзер Русия кебек үк ул вакытта Германия дә иң күп медальләрне алды", ди Җәмилов.

1936 елгы халыкара тынычлык чарасы – Олимпиада уеннарыннан соң Һитлер башка юлга борылды, күп тә үтмәде Икенче дөнья сугышы башланып китте. Русия җитәкчелегенең чираттагы адымы нинди булыр? Азатлык әлеге сорауны Җәмиловка да юллады.

"Мин Русия кемгәдер һөҗүм итәр дип уйламыйм. Әмма халык алдында торган җитди проблемнар чишелүенә дә өметем юк. Үзләренә PR ясар өчен генә, телевизордан күрсәтеп, бер-ике проблемның чишелүе турында сөйләрләр. Халык ризасызлыгы арта башласа шөрепләрне тагын да ныграк кысачаклар, эзәрлекләүләр артачак. Бүгенге көнне алсак та, проблемнар хәл ителми бит, ә протестларны булдырмау өчен репрессив чаралар гына күрелә. Ни өчен халык урамнарга чыга? Чөнки ул канәгать түгел. Бу гаделсезлекнең нилектән килгәнлеген ачыклап, аны чишәсе урынга бездә митинглар турында канун кабул итәләр, штрафларны күп тапкырлар арттыралар. Кысу чаралары бара һәм алга таба да булачак дип уйлыйм мин. Әмма шуны да онытмаска кирәк, шөрепләрне катырак кыскан саен ризасызлык та артачак. Ә инде халык йөз меңләп кенә түгел, ә миллионлап урамга чыга икән, мин кемдер аларга үз көпшәсен борыр дип уйламыйм. Кулларында корал булганнар халык ягына күчәчәк", ди ул.

Җәмиловның ялгыз пикетын полиция хезмәткәрләре күзәтеп торды, әмма алар аның бу чарасын тыймады һәм үзен алып та китмәделәр. Җәмилов тәртип саклаучыларга бу ялгыз пикетның булачагы һәм нинди кәгазь күтәреп чыгачагы турында алдан хәбәр иткән булган. "Мин аларга әгәр сез миңа комачауласагыз, бу зуррак шау-шу тудырачак дип әйттем", ди ул. Халыкара уеннар тәмамлангач үзенә каныкмаслар дип тә өметләнә.

"Мин кәгазьгә Берлин Олимпиадасы рәсемен куйганда бәйләнмәсеннәр өчен свастиканы сөрттем. Анда мине эзәрлекләүгә сәбәп булырдай берни дә күрмим. Әгәр теләсәләр, Универсиадага кадәр үк, шул ук гадел сайлаулар таләбе белән үткән чараларда катнашуым өчен дә бәйләнә ала иделәр. Эзәрлекләргә теләсәләр алар төрле сәбәп таба ала, моңа кадәр булган чараларда катнашуымны да казып чыгарырга мөмкиннәр", ди Җәмилов.

Җәмиловның беренче чарасы түгел иде бу. Ул иҗтимагый-сәяси активлыгы башлануны Универсиада төзелешләре белән бәйли. Экологлар Универсиада стадионын сирәк, Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр үскән җирдә төзү турында ишеткәч, үзләренең каршылык чараларын башлады. Җәмилов та аларга кушыла. Табигатьне саклау максаты белән Казан мэриясе янында үткәргән пикетта аны тоткарлыйлар. Гадел сайлаулар таләбе белән үткән чараларда да катнаша ул. Коммуналь хуҗалыктагы җитешсезлекләргә дә ризасызлык белдерә. "Вконтакте" сәхифәсендә аларның "Җәмәгать активистлары" төркеме бар. Анда 19 меңгә якын кеше теркәлгән.
XS
SM
MD
LG