Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:17

Ак йорт вәкиле Русияне Сноуденны АКШка бирергә чакырды


Cишәмбе көнне Ак йортның матбугат сәркатибе Джей Карни чираттагы тапкыр Русияне Эдвард Сноуденны АКШка бирергә чакырды.

“Русия хөкүмәтенә безнең белән эшләү мөмкинлеге туды”, диде ул.

Карни АКШ һәм Русиянең төрле өлкәдә хезмәттәшлек итүен билгеләп узды.

“Без бу проблем мөнәсәбәтләрдә чагылуын теләмибез”, диде ул.

АКШ президенты Барак Обаманың Русиягә “зур 20лек” саммитына барудан баш тарту мөмкинлеге турында сорагач, әлегә Обаманың планнары үзгәрмәве әйтелде.

Ак йорт матбугат сәркатибе Сноуденның хокук яклаучы яки диссидент булмавын, ә яшерен мәгълүматларны таратучы икәнен билгеләп узды.

Карни Сноуденга үз гамәлләре өчен хокуки процесс кысаларында җавап бирергә мөмкинлек булачагы һәм анда бөтен хокуклар сакланачагы әйтелә.

XS
SM
MD
LG