Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда бу җомгада мөселманнар өчен тернәкләндерү үзәге ачылачак


19 июльдә Казанның Серов урамында төзелгән күзләре күрмәүче мөселманнар өчен тернәкләндерү үзәгенең тантаналы ачылышы булачак.

Tatar Islam хәбәр итүенчә, 120 кешене укытуга исәпләнгән өч катлы бинаның мәйданы 2800 квадрат метрны тәшкил итә. Тернәкләндерү үзәгенең гомуми мәйданы бер гектардан артык. Манарасының биеклеге – 40 метр.

Әлеге үзәкнең ирләр һәм хатын-кызларга намаз уку өчен аерым заллары, китапханәсе, спортзалы, ашханәсе һәм йокы бүлмәләре бар.

Яңа үзәктә күзләре күрмәүчеләр һөнәр дә үзләштерер, дип көтелә.
XS
SM
MD
LG