Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар байрагы өчен жинаять эше ачылырга мөмкин


Кырымтатар байрагы көне 26 июнь билгеләнә
Кырымтатар байрагы көне 26 июнь билгеләнә

Кырымтатар Милли мәҗлесенең сәркатибе Заир Смедляевка "хакимиятне үз кулына алу омтылышы" өчен кисәтү ясалган.

Акмәчеттә 26 июньдә узган кырымтатар милли аләме бәйременнен соң 1 июльдэ Мәҗлеснең сәркатибе Заир Смедляевны СБУның (Украина иминлек идарәсе) Кырым бүлегенә чакырганнар.

"Киләчәктә балаларыбыз безнен байрагыбызның дәүләт байрагы булганын күрерләр, дип өмет итәм", дигән сүзләре өчен Смедляевка карата җинаять эше ачыла ала, дип кисәткәннәр. СБУда Смедляевны көч кулланып конституцион тәртипне үзгәртү, хакимиятне уз кулына алу гамәлләрендә гаеплегәннәр.

Смедляев үзе бу очрашуда иске темалар сөйләшенде, диде. Ягъни кырымтатар дәүләтчелеге, халыкның үз-үзен билгеләү хокукы, кырымтатар байрагы һәм бу гамәлләр өчен җаваплылык турында сөйләштек, диде Смедляев. Кырымда булган территориаль автономияне ул “абсурд” дип бәяли. Кырымтатар милли хәрәкәтенең төп нигезе кала – без көч кулланмыйча көрәшебезне дәвам итәчәкбез, диде Смедляев Азатлыкка.

Заир Смедляев
Заир Смедляев
Моңа карамастан СБУ Мәҗлес сәркатибе Смедляевны көч кулланып конституцион тәртипне үзгәртү һәм хакимиятне үз кулына алырга омтылыш ясауда гаепләп кисәтү ясаган. Азатлык радиосы Смедляев белән сөйләште:

– Сезгә бу кисәтүнең куркынычы бармы?

Бер куркынычы да юк. Мин сөйләгәннәремне сөйләячәкмен. Бу куркыту өчен генә эшләнгән эш.

– Сезне 2004 елда Кырым аппеляцион мәхкәмәсе каршында кырымтатарлары үткәргән митингта милициягә комаучауладыгыз дип гаепләделәр. Мәхкәмә бу хакта карар чыгарды. Сез моның белән риза булмадыгыз. Мәсьәлә ни хәлдә?

– Без Кырым, Украина мәхкәмәләреннән үттек. Хәзер бу мәсьәлә турында гаризабызны Европа мәхкәмәснә әзерлибез.

– 2012 елда Акмәчеттә Сталин тууның 130 еллыгына куелган фотостендларны Мәҗлес вәкилләре аударып юк иткән иде. Алар арасында сез дә бар идегез. Бу вакыйга нәтиҗәсендә дә сезгә каршы җинаять эше ачылган иде.

– Безне җинаять кылуга катнашыбыз булуда шикләнеп сорау алырга чакырганнар иде. Без булган нәрсәне сөйләдек, шуннан бу эш дәвам иттеме-юкмы, белмим.

– Гомүмән, бу өч вакыйгага сез нинди бәя бирер идегез? Алар бер-берсе белән бәйлеме, юкмы?

– Барысының нигезендә дә сәясәт ята. Президент итеп Виктор Янукович сайланганнан соң, Кырымга җитәкче итеп Анатолий Могилев утыртылганнан соң милләтебезне түбәнсетә башладылар, шовинистик көчләр баш күтәрә башлады, халкыбыз хакында янә начар сүзләр әйтелә башлады, Сталин портретлары күтәрелә башлады.
XS
SM
MD
LG