Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный: оппозициядән төрмәгә бер адым


Навальный биш ел төрмәгә хөкем ителде
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:08 0:00

Навальный биш ел төрмәгә хөкем ителде

Оппозиционер Алексей Навальный биш ел төрмәгә хөкем ителде. Ул үзенә карата гаепләү карары чыгарылачагын алдан ук фаразлап килде.

Оппозиционер Алексей Навальный биш елга, ә эшмәкәр Петр Офицеров дүрт ел колониягә хөкем ителде. Аларны мәхкәмә залында ук кулга алдылар. Шунда ук Навальный утырышка килгән якыннары белән саубуллашып өлгерде.

Мәхкәмә Навальныйны «зур күләмдә кеше мөлкәтен туздыру һәм урлау»да гаепле дип тапты.

Ул Киров өлкәсендә губернатор ярдәмчесе булып эшләгән вакытта урман сатудан 16 миллион сум үзләштерүдә гаепләнде. Шул ук эшкә катнашы булуда "Нократ урман ширкәте" җитәкчесе Петр Офицеров та гаепләнде. Офицеров мәхкәмә утырышында үзенә Навальный өстеннән шикаять язарга тәкъдим ителүен, әмма чын ир кеше буларак ул моны эшли алмавын әйткән иде.

Навальный Киров мәхкәмәсендә сак астына алынгач аның тарафдарлары ул ябылган тикшерү изоляторы янына протест белдерергә барды.

Навальный тарафдарлары Кировта протест йөреше уздырды
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:33 0:00

Тикшерү комитеты вәкиле Маркин элегрәк “Известия” газетына интервьюда мондый гади эшләр гадәттә түбән дәрәҗәдә генә карала, әмма Навальный хакимиятне үчекләве белән тикшерү комитетының игътибарын җәлеп итте һәм бу эш югарыга тапшырылды, диде. Димәк, Маркин Навальныйга сәяси сәбәпләрдән чыгып, гаепләү белдерелүен таныды дияргә була. Шул ук вакытта хөкемдар Сергей Блинов монда сәясәтнең бернинди катнашы юклыгын белдерде.

Навальный Русиядә каршылык чаралары оештыручы, түрәләрнең коррупциягә катнашлыгы булуын фаш итүче оппозиционер буларак танылды.

Мисал өчен, Навальный Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинның Чехиядә бизнесы һәм анда яшәү хокукы булуын фаш иткәннән соң шау-шу купты. Бастрыкин үзе моны кире кага.

Оппозиционер «Бердәм Русия – караклар һәм алдакчылар фиркасе» дип әйтеп килде. Узган елны Люблино мәхкәмәсе Бердәм Русия әгъзасы Свиридовка рухи зыян өчен 30 мең сум штраф түләргә һәм бу сүзләрне кире алырга тиеш, дигән карар да чыгарган иде.

Навальный шулай ук Русиянең төрле төбәкләрендә булып оппозиционерлар белән дә очрашып йөрде. Аңа мәхкәмә эше ачылгач, күп кенә өлкәләрдә аны яклап каршылык чаралары да узды. Шундый ук пикетлар Казанда да оештырылды.

Бүген дә Навальный тарафдарлары Манеж мәйданында каршылык чарасына җыелырга исәп тота. Социаль челтәрләрдәге язмаларга караганда, бу чараларда катнашырга инде җиде мең кеше теләк белдергән.
XS
SM
MD
LG