Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальныйга чыгарылган карарны адвокатлары ун көндә шикаять итәчәк


Навальныйга атнакич чыгарылган карарны аның адвокатлары ун көндә шикаять итәчәк.

“Мемориал” хокук яклау үзәге Навальныйны сәяси тоткын дип атады. Русиянең элекке финанс министры Алексей Кудрин сүзләренчә, оппозиционерны җәмгыятьтән һәм сайлаудан читләштерергә тырышалар.

Төрмәдә утыручы ЮКОСның элекке башлыгы Михаил Ходорковский әйтүенчә, хөкем карарының шундый булачагын алдан ук көтәргә кирәк иде.

“Русиядә хакимияткә сәяси каршы торучыларга хөкем карары чыгарылуда бернинди гаҗәп әйбер юк”, диде ул.

Чәршәмбе көнне Мәскәү мэры вазифасына намзәт итеп теркәлгән Навальныйның сайлау штабы активистлар сүзләренә караганда “бойкот штабы”на әйләнә.

Оппозиционерның хатыны ире тарафыннан булдырылган “Коррупциягә каршы фонд”ның эшен дәвам итәчәген әйтте.
XS
SM
MD
LG