Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге һәм АКШ Навальныйга чыгарылган карарны тәнкыйтькә тотты


Оппозиционер Алексей Навальныйга атнакич чыгарылган хөкем карарын Европа берлеге тәнкыйтькә тотты.

Европа берлегенең тышкы сәясәт эшләре вәкиле Кэтрин Эштонның матбугат үзәге белдерүенчә, оппозиционерга мөлкәтне урлауда белдерелгән гаеп тиешле дәрәҗәдә нигезле түгел.

“Әлеге карар Русиядә кеше хокуклары мәсьәләсе тирәсендә җитди сораулар тудыра”, диелә Брюссель белдерүендә.

АКШНың Русиядәге илчесе Майкл Макфол үз “Твиттерында” Вашингтонның әлеге хәлгә борчылуын һәм моның сәяси сәбәпләрдән чыгып эшләнгәнлеге сизелеүен әйтте.
XS
SM
MD
LG