Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный яклылар мәйданнарга чыкты


Мәскәүдә Навальныйны яклаучылар һәи полиция
Мәскәүдә Навальныйны яклаучылар һәи полиция

Алексей Навальный биш ел колониягә хөкем ителгәннән соң Русиядә аның тарафдарлары протест чараларына чыкты. Азатлык Мәскәүдәге һәм башка шәһәрләрдәге протестларны күзәтеп барды.

Пәнҗешәмбе кичендә Навальный тарафдарлары Мәскәүнең Манеж мәйданы янына җыелды. Анда берничә мең кеше килде. Җыелган халык Навальныйны, сәяси тоткыннарны иреккә чыгаруны таләп итте. Алар шулай ук Азатлык таләп итә, "Путинсыз Русия!", "Путин – бур!" "Полиция халыкны якларга тиеш!" дип кычкырды, төрле җырлар җырлады, дәвамлы алкышлар тавышы ишетелде. Урамда машиналар теләктәшлек күрсәтеп кычкыртып узды.

Җыелган халык вакыт-вакыт Тверьская урамын ябарга тырышты. Әмма полиция аларга каршылык күрсәтте. Халыкка урам аша узарга юл буйлап сузылган полиция машиналаы да комачаулады. Тавыш көчәйткечләр аша алар җыелган халыкны таралырга өндәде, протест белдерүчеләрне берәм-берәм тартып алып автозакларга тутырды. Ул арада өстәмә полиция көчләре килә торды. Полиция, ОМОН көчләрен китерүче автобуслар саны дистәләр белән исәпләнә.

Казанда Навальныйга теләктәшлек җыены

Русиядәге оппозиция җитәкчесе Алексей Навальныйны биш елга иректән мәхрүм итүгә ризасызлык белдерү чарасы Казан кирмәне керешендәге Муса Җәлил һәйкәле янында үтте. Анда Навальныйны һәм Петр Офицеровны иреккә чыгаруны таләп итеп дистәләрчә кеше җыелды.

Казанда Навальный тарафдарлары җыелды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:40 0:00

Навальныйга Уфада да теләктәшлек белдерделәр

Рәсми булмаган мәгълүмат чаралары 18 июльдә Уфаның Яшьләр мәдәният сарае каршында кичке җидедә Навальныйны яклап каршылык чарасы узачагын ирештергән иде. Каршылык чарасына рөхсәт бирелмәү сәбәпле ул узмады. Шулай да Навальныйга теләктәшлек белдергән бер төркем яшьләр җыелды. Алар Навальныйның дөрес хөкем ителмәве хакында үзара фикер алыштылар.

Уфада Навальный тарафдарлары җыены
Уфада Навальный тарафдарлары җыены
Фотокамералар өчен качып-посып кына кечкенә кәгазьләргә язылган дәгъваларын да күрсәтеп алдылар. Шундый таләпләр арасында ”Навальныйга ирек!”, “Петр Офицеровка ирек!” дигән язмаларны күрергә була иде. Чарада “Сул фронт” вәкиле Юрий Чувилин һәм “Кеше хокуклары өчен” хәрәкәтенең Башкортстан бүлеге башлыгы Леонид Чернов та бар иде.

Леонид Чернов Азатлыкка: “Бу яшьләрне каршылык чарасы уздыра дип әйтеп булмый. Чөнки рөхсәт бирелмәгән. Каршы очракта, аларны кулга алачаклар, игътибар итсәгез, аларны читтә ике машина полиция хезмәткәрләре күзәтеп тора. Бу яшьләрнең теләктәшлегенә мин дә кушылам. Мин дә алар кебек Киров шәһәренең Ленин районы мәхкәмәсе карары белән килешмим. Бу эш халыкара мәхкәмәләргә кадәр барып җитәр, гаделлек җиңәр дип ышанам”, диде.

Аппеляция эше нидән гыйбәрәт?

Алексей Навальный хөкем эшләре тәмамланганчы Киров өлкәсендәге өч төрмәнең берсендә калачак. Киров шәһәренең Ленин районы мәхкәмәсе карары үз көчендә калса, аның биш елны кайда утырачагын җәзаларны гамәлгә ашыручы федераль идарә хәл итәчәк. Бу очракта аның Киров өлкәсеннән читтәге колониягә алып кителү ихтималы бар.

Навальныйның адвокатлары 10 көн эчендә район мәхкәмәсе карарын Киров өлкә мәхкәмәсенә шикаять итәчәк. Өлкә мәхкәмәсе 30 көн эчендә үз карарын чыгарырга тиеш.

Адвокат Ольга Михайлова "эш елларга сузылырга мөмкин, азрак булырга да мөмкин, әмма без барыбер җиңәчәкбез", диде.

Навальныйның адвокаты Ольга Михайлова белдерүе
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:46 0:00

Өлкә мәхкәмәсе карары Навальныйны гаепле дип тапса, бу карар белән Русия Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итү юлы кала. Югары мәхкәмә эшне караудан баш тартса, өлкә мәхкәмәсе карары гамәлгә керәчәк.

Оппозиция вәкилен яклаучы адвокатлар Русия мәхкәмәләрендә уңышка ирешә алмаган очракта Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәчәкләрен белдерде. Мәхкәмә эшләренең күпмегә сузыла алачыгын беркем дә фаразлый алмый.

Навальный Киров мәхкәмәсендә биш елга иректән мәхрүм итү карарынннан соң сак астына алынгач, Навальный тарафдарлары ул ябылган тикшерү изоляторы янына протест белдерергә барды.

Навальный тарафдарлары Кировта протест йөреше уздырды
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:33 0:00

Навальныйга тагын нинди гаепләүләр белдерелгән?

Навальныйга каршы тагын өч җинаять эше ачылган.

Навальный җитәкләгән реклама ширкәте Уң көчләр берлеге фиркасеннән 2007 елда алдау юлы белән 3 миллион доллар алуда гаепләнә. Икенче эштә Русия тикшерү комитеты абыйлы-энеле Навальныйларны 2008 елда бер ширкәтне үз ширкәтләре белән керем китермәячәге алдан билгеле арадашлык килешүе имзаларга күндерүдә һәм ул ширкәткә 4 миллион сум чамасы зыян китерүдә гаепли. Бу эш бертуган Навальныйларга каршы “Ив Роше Восток” ширкәтенә бәйле җинаять эше белән берләштерелгән. Өченче җинаять эшендә исә Навальный Киров өлкәсендәге Уржум аракы җитештерү ширкәтен канунсыз хосусыйлаштыруда гаепләнә.

Навальный оппозицион эшчәнлеген дәвам итә аламы?

Бүген мәхкәмә карары чыккач та Навальныйның сайлау алды штабы аның Мәскәү шәһәр башлыгы урыны өчен көрәштән чыгуы турында белдерү ясады. Ләкин Навальный үзе Русия түрәләре арасындагы коррупцияне фаш итүне дәвам итәчәген белдерде.

Элекке олигарх Михаил Ходорковский кебек ул төрмәдән дә мәкаләләр һәм белдерүләр язарга җыена.

Аның Коррупциягә каршы фонды Русия хөкүмәте һәм дәүләт оешмаларындагы коррупциягә каршы эшчәнлеген дәвам итәчәк.

Үзенең блогында 17 июльдә калдырган соңгы язуында Навальный аның бу тырышлыгына башкаларны да кушылырга чакырды:

"Нәрсәне нинди ысуллар белән ничек эшләргә кирәклеге аңлашыла. Иң мөһиме бөтен көчебезне җыеп, ялкаулыкны җиңеп эш итү. Җитәкчелек тә кирәкми моның өчен."

Хөкем карары чыккач Навальныйның хатыны Юлия дә иренең эшен фонд дәвам итәчәген белдерде.

"Бөтен гаиләбез һәм шәхсән үзем аны хуплап килдек. Кемдер Алексейның тикшеренүләре туктар, дип өмет итә икән – бу беркайчан да булмаячак. Аның коррупциягә каршы фонды үз эшен дәвам итә,” диде Юлия Навальная.

Юлия Навальнаяның мәхкәмәдән соң белдерүе
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:06 0:00
XS
SM
MD
LG