Accessibility links

Кайнар хәбәр

Универсиадада татарлык ни дәрәҗәдә булды?


Универсиаданы ачу тантанасында "Казанга рәхим итегез!" дип аталган бүлектәге бизәлешләрнең берсе
Универсиаданы ачу тантанасында "Казанга рәхим итегез!" дип аталган бүлектәге бизәлешләрнең берсе

Эшмәкәр Алсу Исмәгыйлева: “Татарлык тарихи бер ноктага менде, алдагысы үзебездән торачак”, ди. Журналист Алсу Хәсәнова Универсиаданың татарны дөньяга танытуда бер репетиция булганлыгын әйтә. Яшьләр лидеры Тәбриз Яруллин фикеренчә, миллилекне күрсәтүдә уңышлар булса да, татар җәмәгатьчелеге бу халыкара чарага үзенең әзер түгеллеген күрсәтте.

Азатлык радиосы үткәргән сөйләшүдә "Ватаным Татарстан" газетының мәдәният-сәнгать бүлеге җитәкчесе Алсу Хәсәнова, эшмәкәр-маркетолог һәм активист Алсу Исмәгыйлева һәм Дөнья татар яшьләр форумы җитәкчесе Тәбриз Яруллин катнашты.

Наил Алан. Әңгәмәдәшләребез арасыннан кемдер Универсиада эчендә кайнады, бу очракта мин Тәбриз турында әйтәм; кемдер ачылу-ябылу тантаналарын үз күзләре белән барып карады, ул – Алсу Хәсәнова; ә Алсу Исмәгыйлева, белүебезчә, күп ярышларны һәм ачылыш-ябылышны телевизордан манзара кылды һәм күп әйберләр белән социаль челтәрләрдән танышты.

Гадәттә спорт ярышларында спортчыларның чыгышларын бердән алып унга кадәр балл белән бәялиләр. Сез башыннан алып ахырына кадәр Казан Универсиадасының татарлыгын ничә балл белән бәяләр идегез?

Алсу Хәсәнова. Мин дүрт балл куяр идем.

Алсу Исмәгыйлева. Мин дә дүртле куям.

Тәбриз Яруллин. Хәзерге сәяси вызгыятьтән чыгып караганда татарлык сигез баллык булды.

Алсу Хәсәнова. Мин спорт уеннарында татарлык бөтенләй дә булмады дип әйтер идем. Татарлык татар егетләре катнашканга билбау көрәшендә генә булды. Мин үзем синхрон йөзү, суга сикерү, регби, футбол, волейбол ярышларын карадым, әмма анда татарлык бөтенләй булмады. Хәтта Татарстан әләме дә күренмәде.

Алсу Хәсәнова
Алсу Хәсәнова
Мин дүрт балны ачылышта татарлык булганга гына куйдым. Анда берникадәр миллилек сизелеп китте. Спортчылар безнең татар киемле кызлар артыннан барды. Анда да әле милли киемнәр: калфак һәм күлмәкләр, бизәкләр дә бөтенләй татарныкына охшамаган, ә күлмәкләрнең бәбәй итәкле булуы гына татарныкына тартым иде.

Тәбриз Яруллин. Бу үзенә күрә бер стилизованный киемнәр иде.

Алсу Хәсәнова. Бездә беркайчан да татар кызлары тездән күлмәк кимәгән. Сөембикә манарасы, Тукай чыгуны мин үзем миллилекне күрсәтү дип саныйм. Кызлар-егетләр биеде, әмма анда да күлмәкләре чәчләр үрә торырлык иде. Егетләр күлмәгенең чәчәкле-чуклы булуы – бөтенләй безне бизәми торган әйбер. Ябылышны алсак, анда миллилек бөтенләй юк иде. Ул рок стилендәге бер концерт рәвешендә генә барды.

Наил Алан. Билбау көрәшендә татарлык сизелде дисең, моны татар егетләренең катнашуы белән бәйлисеңме?

Алсу Хәсәнова. Әйе, мин кичә Латвия трененры белән сөйләшеп утырдым. Ул да, күпне күргән кеше буларак, татарлык сизелмәде дип әйтте. Безнең спортчыларның татар фамилияле икәнен беләләр бит алар.

Алсу Исмәгыйлева. Алсу Хәсәнова бу Универсиаданың эчендә кайнаган кеше. Читтән карагач ул бөтенләй башка төрле күренә. Мин чарага колачлырак карыйм. Бу Универсиадада татар халкының иң күркәм сыйфатлары ачылды. Кунакчыллык, киң күңеллелек, булышырга теләү, тырышлык дип әйтер идем. Боларны да милли сыйфат итеп кертү кирәк. Бер сценарийга гына төртелеп калу ярамый.

Инде сценарийга килгәндә, татар кызлары кыска итәкле күлмәкләрдән биеде, бәлки аларга шулай кирәк булгандыр, әмма итәкләрендә Русиянең триколоры иде. Бу Русия Татарстанның итәгенә ябышып ята микән дигәнне аңлатты микән? Мин үзем моны шулай кабул иттем.

Алсу Хәсәнова. Коточкыч иде!

Алсу Исмәгыйлева. Юк, коточкыч түгел иде, Алсу.

Наил Алан. Тәбриз, ә син ни өчен, шулкадәр югары - сигез балл куйдың? Ун балл булса, монда татар теле һәркөн инглиз, француз телләре белән тиң яңгырарга тиеш булачак бит.

Тәбриз Яруллин. Минем итәктәге бизәкне тикшереп ятасым килми. Миллилек анда чагылып ятарга тиеш түгелдер. Универсиада ул – Халыкара спорт чарасы. Бу уеннарга да глобаль фикер йөртеп, глобаль карарга кирәк. Беренче чиратта, ул безнең Казанның, Татарстанның PRы иде. Танырга кирәк, Казанны PRладылар рус шәһәре итеп түгел. Ачылышта да үзенең тарихы, легендалары, алтын шәһәр булуы бик яхшы күренде. Мин үзем Алтын Урда тарихын күтәреп чыкканнар мени дип тә уйлап куйган идем. Анда күп әйбер: милли бизәкләр, көйләребез, Тукай бар иде.

Тәбриз Яруллин
Тәбриз Яруллин
Бөтен спортчыларны да, бөтен кунакларны да Сабантуйга алып бардылар. Бу шулай ук миллилекнең PRы булды. Әле кайчан без шундый зур делегацияләргә – 160 илгә Сабантуйның нәрсә икәнен күрсәтер идек?

Казанга килгәндә, юлларны төзекләндерү, хастаханәләрне яхшырту һәм башка яшәеш челтәрен тәртипкә китерү белән беррәттән үлеп барган Татар бистәсен коткарып кала алдык. Хәзер бер генә туристлык маршрутыннан да төшеп калмаячак ул.

Спортчылардан татарлык эзләүне мин үзем дөрес түгел дип саныйм. Спорт ул глобальләштерелә торган әйбер. Анда миллилекне саклап калу бик кыен. Шуның белән беррәттән бездәге вәзгыять тә җиңел түгел. Татарстан бәйсез Казакъстан түгел бит ул. Мин Универсиадада Казакъстан күргәзмәсенә кергән идем. Анда милли киемдәге кыз, дала һәм атлар – миллилек күзгә бәрелеп торды. Мин уйлыйм ул да, бәйсезлек булса, без нәкъ шулай эшләр идек.

Наил Алан. Сез монда ачылышны күп тапкырлар телгә алдыгыз. Ачылышта милли өлеш дөньяның 162 иленнән килгән спортчылар стадионга кергәнче күрсәтелде. Бу махсус эшләнде микән дигән сорау тудыра. Ә күрсәтелгәнне стадионда утырганнар, татар булмаганнар аңлап бетерде микән?

Тәбриз Яруллин. Спортчыларның татарлык күрсәтелгәннән соң чыгуы ул махсус эшләнгән дип уйламыйм мин. Мондый ачылышлар иң беренче чиратта телевизордан күрсәтү өчен эшләнә. Телевизор караучылар миллионлаган, бу очракта 10 мең спортчы бер бөртек кенә булып кала. Ә икенчедән, телевизордан караганда комментарлар бик яхшы булды. Минем җәмәгатем ачылышны телевизордан карады, ул ачылыштагы татарларга карата булган коммментарларның кызык һәм мәгълүматка бай булуын әйтә.

Алсу Исмәгыйлева. Спортчыларга килгәндә, алар бер ачылыштан гына татарлыкны күрми калганнар дип әйтү дә дөрес түгел. Алар 12 көн Казанда булыдар, Сабантуйны, татар халкын, Татар бистәсен күрделәр. Казанны алар Русиянең бер гадәти шәһәре генә итеп түгел, ә Казан дип аңлап киткәннәр дип ышанасы килә.

Тәбриз Яруллин. Спортчыларга килсәк тә, аларның да төрлесе бардыр. Бәлки алар галимнәр дә, интеллектуаллар да түгелдер, ә алар спорт белән шөгыльләнә. Минемчә, бу ачылышны телевизордан, интернеттан кем караганлыгы мөһимрәк.

Наил Алан. Универсиада ачылышында Русия президенты Владимир Путин “Исәнмесез!” диде, ә япканда хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведев “Хәерле кич" дип сәламләде. Ничек уйлыйсыз, бу татар халкына хөрмәт булды микән?

Алсу Хәсәнова. Татарстан Универсиада кадәр Универсиаданы уздыргач әйтергә мәҗбүрләр дип беләм. Монда Тәбриз спортчылардан миллилек эзләргә ярамый дисә дә, ничек ярамасын? Көньяк Кореяны гына карагыз сез! Ябылышта чыктылар, ә үзләренең миллилеген ничек яхшы итеп күрсәттеләр. Миллилек ул башка җирдә дә күренергә тиеш. Спорт төрләрендә дә миллилек әз генә булса да чагылып китәргә тиеш.

Тәбриз Яруллин. Миллилек ярый, әмма спортчыларны кем татар, кем татар түгел дип бүлү...

Алсу Хәсәнова. Мин Тәбризнең конгресс вәкиле икәнен аңлыйм. Миллилек татар конгрессының эше иде, әмма алар аны кирәк кадәр дәрәҗәгә күтәрмәде. Универсиадада конгресс күренмәде.

Наил Алан. Конгрессның күренү-күренмәве, бәлки, сөйләшү барышында калкыр. Сорау Русия җитәкчелегенең татарча сәламләве турында иде. Ничек уйлыйсыз, алар моны татар халкына хөрмәт буларак әйттеме?

Алсу Исмәгыйлева. Юк. Алар моны үзләренең мокыт түгел икәнлекләрен күрсәтер өчен әйтте, чөнки әйтмәсәләр бик мәзәк булыр иде.

Тәбриз Яруллин. Алар аны мәҗбүр булганга гына әйтте.

Алсу Исмәгыйлева. Нормаль, тәрбияле кеше аны әйтергә тиеш һәм алар аны әйттеләр дә.

Наил Алан. Халыкта менә татарча әйтте, татар теленә хөрмәте дә, игътибар да зур икән дип бәяләнергә мөмкин бит.

Алсу Исмәгыйлева. Кайда гына барсак та килгән илеңне хөрмәт итәсең. Турист буларак та исәнме-саумыны өйрнәбез бит инде. Монда да шул ук хәл.

Тәбриз Яруллин. Бу дипломатия иде.

Алсу Хәсәнова. Анда алар гына түгел, хәтта чит ил кунаклары да татарча әйтте бит.

Наил Алан. Мин конгресс дигәннән, Тәбризкә сорау бирәсем килә. Ул Универсиадада татар телен кулланышка кертүне башлап йөргән активистларның берсе. Сезнең өметләр күпме дәрәҗәдә акланды?

Тәбриз Яруллин. Акланды да, акланмады да дип әйтергә кирәк. Бездә тегене эшләмәделәр, моны эшләмәделәр дип сүгәргә яраталар. Миллилеккә килгәндә, моның өчен без үзебез – рәсми оешма булсынмы, әллә гади татар кешесеме – җәмәгатьчелек тә гаепле. Иң гадие – Татарстан байракларын 45 меңне алып, аны өләшә ала идек. Кызыклы урам чаралары да үткәрә алыр идек. Социаль челтәрләрдә сөйләшкән вакытта нинидидер идеяләр дә булган иде. Боларның берсен дә без эшләмәдек. Дөрес, без төрле илләрдән килгән татар делегацияләренә ачылыш һәм ябылыш вакытында күтәрер өчен уннан артык байрак өләштек.

Универсиада идарәсен татар телен куллануга күнектерүне иң зур эшләрнең берсе дип саныйм мин. Дөрес, ул бөтен шәһәр буйлап чәчрәп ятмады, моны безнең дә, идарәнең дә җитешсезлеге дип уйлыйм. Ләкин шул ук вакытта кат-кат хатлар язып, антимпремияләр биреп без аларны өч телдә язарга күнектердек. Кайсы гына корылмага барма, спорт корылмасы булсынмы, әллә аккредитация узумы – анда инглизчә, русча һәм татарча язылган. Бу татар җәмәгатьчелегенең казанышы булды.

Наил Алан. Казанның бер ел элекке һәм бүгенге хәлен алсак, татарлыкка килгәндә әз генә яхшыру сизеләме?

Алсу Исмәгыйлева. Миңа калса, Казанда хәзер татарлык тарихи бер моментта тора.

Алсу Исмәгыйлева
Алсу Исмәгыйлева
Тәбриз дә әйтеп китте, Универсиада корылмаларында өч теллелек бар. Билетларда да русча да, татарча да язылган. Бу билетларны махсус карадым мин. Бу – безнең Татарстанда эшләүче һәм татар телен күрмәмешкә салышучы барлык ширкәт, кибет, банкларга бик зур үрнәк. Инде монда да артта калып утырсалар, гомумән дөньядан артта калачаклар алар. Халыкара дәрәҗәдәге Универсиада татар телен кулланган икән, алар хәзер уйланырга мәҗбүр булачак. Уйланырлар дип ышанасы килә.

Наил Алан. Минем бер фикерне сезнең игътибарга җиткерәсем килә. Азатлык радиосына "Ватаным Татарстан"ның баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров: "Универсиада Татарстанны, татарны тагын берничә башка өскә күтәрде. Заманында Барселона да нәкъ шулай Универсиададан башлаган, аннары Олимпиаданы да үзендә үткәргән. Сүз уңаеннан, анда хәзер су спорты төрләре буенча дөнья беренчелеге башланды. Ә Казанда шундый ук ярыш тагын ике елдан үтәргә тиеш. Кыскасы, танылу да, алгарыш та нәкъ менә шундый уртак теләк, тырышлык, һәм күңел күтәренкелеге нәтиҗәсендә генә була ала", дип белдерде.

Алда Казанны тагын зур ярышлар көтә. Су спорты төрләреннән соң дөнья беренчелегенә футбол чемпионаты узачак. Татарлык аларында ничек булыр дип уйлыйсыз? Югарырак булсын өчен ни эшләргә кирәк?

Алсу Исмәгыйлева. Әлбәттә югарырак дәрәҗәдә булырга тиеш.

Алсу Хәсәнова. Безне моңа кадәр гел казакълар белән бутадылар. Татарстанны Казакъстан белән бутау чит илләргә баргач бигрәк тә нык сизелде. Миңа калса, Универсиадада Татарстанны таныту ул репетиция иде. Татарлык дөрес куелса, алда булачак ярышлар безне күтәрәчәк дип уйлыйм.

Наил Алан. Татарның Универсиадада яулаган татарлыгы алдагы спорт уеннарында төшмәсме соң?

Тәбриз Яруллин. Барсы да үзебездән тора дип уйлыйм. Универсиада узды, ә безнең җитешмәгәнлек күзгә ярылып ята. Татар җәмәгатьчелеге зур халыкара чарага әзер түгел иде. Алдагыларына да ике теллелекнең кулланылышын тикшереп, аны таләп итәчәкбез. Аңа өстәп без үзебездән дә ниндидер урам чаралары, әмма пикетлар түгел, ә татарны таныта торган проектлар эшләргә тиеш.

Алсу Исмәгыйлева. Тәбриз сүзләренә өстәп әйтәсем килә, безгә татарларга милли стильдә киенергә кирәк. Хәзер Универсиададан соң Казан танылды, безгә туристлар киләчәк. Мин борынгы замандагы кебек бала итәкле күлмәкләр кию турында сүз алып бармыйм, ә заманча да милли итеп киенеп була.
XS
SM
MD
LG