Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Навальныйны яклау чарасында 60лап кеше тоткарланды


Мәскәү үзәгендә полиция хөкем ителгән Алексей Навальныйны яклап чыккан халыкны Манеж районыннан метрога таба этеп чыгарды.

Барлыгы 60 кешенең тоткарлануы әйтелә. Аларны административ хокук бозуларда гаеплиләр.

Активистлар һәм оппозиционерлар чарада барлыгы ун мең кеше катнашты дип белдерсә, полиция ике мең ярым дип белдерә.

Русиянең башка төбәкләрендә, шул исәптән Казанда да Навальныйны яклау чаралары узды. Казанда Кирмән янында үткән әлеге чарага берничә дистә кеше килде.
XS
SM
MD
LG