Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:34

Универсиадада медаль алган Казан спортчыларына өчәр премия биреләчәк


Универсиадада Русия җыелма такымындагы 672 спортчының 51е Татарстанныкы, шуларның - 44е Казаннан. “Татар-информ” язуынча, Русия җыелмасына Казан спортчылары яулаган 30 медальнең 15е - алтын, сигезе - көмеш һәм җидесе - бронза.

Русиядә алтын медальга 168 мең сум, көмешкә 84 мең сум, бронзага 50 мең 400 сум билгеләгән; Татарстан алтын медаль алуга ирешүчеләргә өстәп 150 мең, көмешкә 90 мең һәм бронзага 60 мең сум бирә, Казан мэриясе исә алтын медаль алучыларга 130 мең, көмеш медальгә ия булучыларга 80 мең һәм бронзалыларга 50 мең сум әзерләгән. Димәк, медаль ияләре өчәр премия алачак.

Шул рәвешле, Казан спортчысына алтын медаль 448 мең сум табыш китерә, көмеш - 254 мең сум, бронза - 160,4 мең сум.

XS
SM
MD
LG