Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный һәм Офицеров иректә


Алексей Навальный иреккә чыга
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:59 0:00

Алексей Навальный иреккә чыга

Киров өлкә мәхкәмәсе бүген оппозиция җитәкчесе һәм Мәскәү мэры вазифасына намзәт Алексей Навальныйны һәм эшмәкәр Петр Офицеровны читкә китмәү шарты белән иреккә чыгарды.

Киров өлкә мәхкәмәсе прокуратура мөрәҗәгате нигезендә оппозиция җитәкчесе һәм Мәскәү мэры вазифасына намзәт Алексей Навальныйны һәм эшмәкәр Петр Офицеровны иреккә чыгарырга карар итте. Кичә Киров шәһәренең Ленин районы мәхкәмәсе "Кировлес" җинаять эше нигезендә Навальныйны биш, Офицеровны дүрт елга иректән мәхрүм итү карары чыгарган һәм алар шунда ук сак астына алынган иде.

Бүгенге карар нигезендә алар кичәге хөкем карары гамәлгә кергәнче читкә китмәү шарты белән иректә булачак.

Навальный иреккә чыккач Мәскәү мэриясе сайлавыннан читләшмәячәген, алга таба көрәшне ничек дәвам итү турында үз тарафдарлары белән киңәшеп карар итәчәген белдерде.

Кичә Русиянең төрле шәһәрләрендә, Уфа һәм Казанда да Навальныйны яклап протест чаралары үтте. Мәхкәмә утырышу узган Кировта Навальный тарафдарлары аны иреккә чыгару таләпләре белән протест йөреше уздырды.

Кировта Алексей Навальныйны яклау чарасы
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:40 0:00

Протест чараларына чыгучылар бүгенге карарны җиңү буларак кабул итте.

Прокуратура район мәхкәмәсенең хөкем карары гамәлгә кергәнче Навальный белән Офицеров иректә булырга тиеш дип кичә Киров өлкә мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән иде. Прокуратура Навальныйның сайлауда намзәт буларак теркәлгәнлеген һәм аңа сайлау алды көрәше өчен башкалар белән тигез шартлар тудырырга кирәклеген дә әйтте. Кайбер адвокатлар бу мөрәҗәгатькә аптырауларын, моңарчы андый хәлне күрмәгәнлекләрен белдерделәр. Навальный исә мондый хәлнең бары үзе һәм элегрәк яшерен казиноларга эшләргә ярдәм иткән өчен хөкем ителгән прокурорлар белән генә булганлыгын әйтеп, бу уңайсыз вәзгыять ди шаяртты.

Алексей Навальныйның адвокаты Ольга Михайлова Азатлыкка Навальныйның иреккә чыгуы аның кебек сак астына алынган башка кешеләргә дә иреккә чыгарга ярдәм итәр, дип өметләнүен белдерде.

Адвокат Ольга Михайлова Навальныйның иреккә чыгуы турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:07 0:00
XS
SM
MD
LG