Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:22

Бер ел элек Казандагы террор гамәлләре Татарстандагы дини-сәяси вәзгыятьне үзгәртте. Кайбер мөселманнар хәл яхшырды дип санаса, икенчеләре киресен әйтә.

Бер ел элек 19 июль бөтен Татарстанны тетрәндергән хәлләрдән башланып китте. Иртән өеннән чыгып килгәндә Вәлиулла Якъкуб атып үтерелсә, бераз соңрак Чистай урамында Илдус Фәиз машинасы шартлавы билгеле булды. Инде болай да республика мөселманнары белән мөфти арасында барган каршылыкка әлеге хәлләрнең дә килеп өстәлүе саламга ут терткән кебек булды. Барлык шикле мөселманнарны тоткарлаулар башланды, Кол-Шәриф мәчете имамы, күп мөселманнар хөрмәт иткән Рамил Юнысның Лондонга китеп баруы әйтелде, мөфтият шактый вакытка җитәкчесез калды. Азатлык мөселманнарның һәм сәяси күзәтүчеләрнең бу хәлләр турыда фикерләрен белеште.

"Звезда Поволжья" мөхәррире Рәшит Әхмәтов: Һөҗүмнәр эзәрлекләүләрне көчәйтү өчен эшләнде

Рәшит Әхмәтов

Рәшит Әхмәтов

– Ислам монолит дин түгел. Билгеле булганча, аның бердәм үзәкләре дә юк, һәркем турыдан-туры Аллаһка мөрәҗәгать итә, шундыктан ул кирәк кадәр плюрализмлы да. Бездә патша идарәсе кебек унитар дәүләт, монархия булганга, хакимият ислам вертикален торгызмакчы була. Шунлыктан мөселманнарга яшәү кыенлаша.

Узган елгы үтерү күп яктан аңлашылмый, серле. Атылган ядрәләр һөҗүм итүченең үзенә дә эләккән диючеләр дә бар. Бу һөҗүмнең эзерлексез, ашык-пошык эшләнгәнен күрсәтә. Моны алдан әзерләнгән һәм кораллы сугышчылар оештырды дип әйтү зур шик тудыра. Бу хәлләр мөселманнарның эчкерсез, әмма радикаллар дип бәяләнгән бер өлешен эзәрлекләүләрне көчәйтү өчен эшләнде.

Әмма, күрүебезчә, Универсиада Татарстанда өч мең ваһабчының бөтенләй булмавын күрсәтте. Рәис Сөләйманов алар бар дип язып чыккан иде. Мәчетләрдә, урамнарда да әз генә тәртип бозулар да күренмәде.

Русия империясендә булганча, ислам белән идарә итү, православие шикелле исламны да хезмәтче дин итәргә тырышу, мисал өчен, бүген бер команда, ә иртәгә исә бөтенләй башка капма-каршы команда булу – болар барсы да тискәре күренешләр.

Уңай яклар да бар. Нинди генә кысулар булмасын, бу хәл динне ихластан тотучылар ягын көчәйтә, чын күңелдән бирелгәннәр генә диндә кала. Бу яктан караганда дини җитәкчелектә бер адым алга китеш булды. Ел эчендә икенче тапкыр мөфти алышынды. Камил Сәмигуллин ул – профессиональ мөселман, ул дәүләт мәнфәгатьләрен кайгыртуны, яраклашуны түгел, ә диндарлыкны хуп күрә. Ислам белән идарә итәргә тырышу – сафларның чистаруына китерде дип әйтер идем мин. Хәзер Татарстанда чын ислам белән кызыксынучылар көчле рәвештә арта бара.

Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм Батров: Дини тормышка зур игътибар кирәклеген аңладылар

Рөстәм Батров

Рөстәм Батров

– Бу вакыйга Татарстанның иҗтимагый һәм дини тормышына зур йогынты ясады. Дини тормышка да зур игътибар кирәклеген аңладылар. Бу хәлләр дини тормыш үсешенә бер этәргеч бирде. Мисал өчен, хәзер ислам мәгарифенә зур игътибар бирелә башлады. Бездә беренче тапкыр укыту һәм методик кулланмалар берләшмәсе булдырылды. Дини укытудагы стандартларны әзерләү дә ахырына якынлашып килә, бу белем бирү сыйфатын арттырачак. Моңа кадәр мондый эшләр Русиянең бер генә төбәгендә дә эшләнмәгән иде. Бу безнең мөселман мәгарифенең көндәшлеккә сәләтле, яшьләр укырга чит илләргә укырга китмәсен өчен эшләнә.

Вәлиулла хәзрәтнең һәлак булуы – кайтарып ала алмаслык зур югалту. Бу җәмәгатьчелекне дә тетрәндерде. Алыштыргысыз кешеләр булмый, дип әйтсәләр дә, Вәлиулла хәзрәт бик зур энергияне, оештыру сәләтен, фәнни эшчәнлекне, халкына һәм туган җиренә бирелгәнлекне берләштергән шәхес иде. Шуңа да ул безнең илнең мөселман дөньясында феномен булды. Меңнән артык китап чыгарган нәшриятка җитәкчелек итте. Аның ярдәме белән дини тормышка килгән шәкертләре бик күп иде. Апанай мәчетен торгызды, күпләгән проектларның башында торды. Аннан идеяләр ташып тора һәм ул аларны һәрвакыт ахырына кадәр җиткерә иде. Мондый кешеләр сирәк була, без вакыт узгач кына андыйларны югалтканыбызны аңлый башлыйбыз.

Узган елгы вакыйгалар дини тормыштагы зур үзгәрешләргә сәбәп булды. Соңгы вакытта мөселман институтлары актив үсештә, чөнки бу тармак белән җитди шөгыльләнергә кирәклеген, аны үз агымына җибәрергә, ярдәмсез калдырырга ярамаганлыгын аңладылар. Бу ярдәм җәмгыять, диния идарәсе, дәүләт ягыннан да бар. Элек бит күпләр бу тармак белән бөтенләй кызыксынмады. Дини тормышта ниләр барганлыгын да белмәделәр. Без әле дә кайда якшәмбе мәктәпләренең һәм башкаларының булуын ахырына кадәр белеп бетерә алмыйбыз. Элек моның белән җитди итеп шөгыльләнүчеләр булмаган.

Яңа мөфти исламны, традицион мирасны үстерүгә зур игътибар бирә. Элекке елларда моңа игътибар зур булган дип әйтмәс идем.

"Хизб ут-Тәхрир" вәкиле дип хөкем ителгән Рөстәм Әхмәдов: Бу террор һөҗүмнәре махсус хезмәтләр өчен генә отышлы булды

Рөстәм Әхмәдов балалары белән

Рөстәм Әхмәдов балалары белән

– Мөселманнарны эзәрлекләү өчен юл ачылды. Аннары Вәлиулла хәзрәт соңгы вакытта юнәлешен үзгәртеп махсус хезмәтләргә комачаулый башлады. Ул барлык үзенә ошамаган мөселманнарны террорчы, экстремист, ваһабчы дип әйткән мөфтигә каршы чыга башлады. Хәтта аларның сөйләшүләре инде кычкырышуга кадәр барып җитә иде дип әйтәләр. Ә бездә билгеләнгән юлдан бармаучыларны махсус хезмәтләр бик тиз юк итә. Алар бит шулай эшли. Бу үзенә күрә мөфти Илдус Фәизне дә куркытып кую иде.

Әлеге хәлләрдән соң, террор гамәле оештыруда шикле дип саналган 600-ләп мөселман тоткарланып сак астында тотылды. Моңа Илдус Фәиз юл куйды. Шулай итеп ул мөселманнарга каршы сугыш башлады, Путин мәзһәбен кертте. Мөселманнар өммәтенең аңа карата ышанычы бетте. Ул үзе дә хәлнең начарайганнан-начарая барганын аңлады. Идарә итә алмаган җитәкче кемгә кирәк. Шуңа ул китәргә мәҗбүр булды.

Хәзер инде башка мөфтине куйдылар. Ул Фәиз заманында читләштерелгән имамнарны җыячагын әйтә. Әлбәттә, җыячак. Русия файдасына эшләү өчен килешәчәкләр. Шулай эшләсәләр, аларга вазифа да, бина да, хөрмәт тә булачак. Менә Рамил Юныска "Гаилә" мәчетендә урын әзерлиләр дип әйтәләр. Әгәр бу дөреслеккә туры килмәсә, сүзе чыкмас иде. Ул террор гамәле оештыруда шикләнелүчеләрнең берсе булып та хәзер ирекле рәвештә мәчеткә намазларга йөри икән, димәк махсус хезмәтләр аның белән дә сөйләшкән.

Әлеге теракттан соң хәл тагын да начарайды дип саныйм. Кызларга мәктәптә хиҗаптан йөрүне тыймакчы булалар. Түбән Камадагы хәлдән соң, мөселманнар тавыш күтәргәч кенә мөфти проблема хәл ителәчәк дип ышандырырга мәҗбүр булды. Әйе, Татарстанда бу мәсьәлә хәл ителә, әмма федераль дәрәҗәдә алай түгел.

Бездә Универсиада вакытында бик күп мөселман зыян күрде, кара яулыклы барлык хатын-кызларны һәрдаим ФСБ, экстремизмга каршы үзәк вәкилләре туктататып бөтен документларын тикшерделәр. Ике сәгатьләп тоткарлагач кына җибәрделәр. Хәзер Универсиада узды, яңа вакыйгалар көтәбез. Универсиаданы тыныч уздырдык, чөнки төрле илләрдән кешеләр килү сәбәпле, махсус хезмәтләргә нәрсәдер чыгару отышлы түгел иде. Артык мәшәкать бит. Хәзер инде башланыр тоткарлаулар, ялган җинаять эшләре ачу. Татарстанда анардан башка булмый бит инде

"Безнең гәҗит" мөхәррире Илфат Фәйзрахманов: Бу ачыктан-ачык провокация иде

Илфат Фәйзрахманов

Илфат Фәйзрахманов

– Узган елгы хәлләр ачыктан-ачык провокация иде. Бүгенге көнгә кадәр мин бу хәлләргә кем гаепле, ни өчен оештырылды дигән сорауларга җавап таба алмыйм.

Ислам булсын, православ дине булсын, дәүләт, махсус көчләр аларны һәрвакыт күзәтү астында тотты. Патша заманнарыннан ук шулай булган. Хакимият басымы беркайчан да туктамаган, булган һәм булачак та. Узган елгы хәлләр хакимияттәгеләрнең, ниндидер кланнарның, әйтик, шул ук Мәскәү белән Татарстан арасындагы хакимиятләрнең, аерым көч структураларының, аерым оешмаларның һәм шәхесләрнең тарткалашу нәтиҗәсе дә булып тора. Моның артында динне файдалану, Татарстанны пычрату, аны икенче караңгы, сугышчан төбәк, террорчылар үзәге итеп таныту өчен нинди генә уйдырмалар тудырылмады. Болар барсы да сафсата булды. Әмма моның сафсата икәнен белә торып республика җитәкчелеге аларга "нишләп сез безнең республикага яла ягасыз" дип җавап бирә алмады. Рәис Сөләйманов Татарстан урманнарында өч мең кораллы сугышчы яшеренеп ята дип язып чыкты. Бу бит чеп-чи ялган булды. Безнең җитәкчелек менә шундый ялганнарга каршы җавап бирә алмады. Димәк, минем уйлавымча, көче җитми.

Мин бүген уңай үзгәрешләргә дә сөенеп яшим. Иң мөһиме мөселманнар берләшү ягында. Син фәлән, син төгән дип исламны төрләргә бүлү бөтенләй диярлек бетеп бара. Халык та, дин әһелләре дә хәзер тынычланып калды.

Узган елгы вакыйга уңай тәэсир дә бирде дип саныйм. Иманга тартылу, ислам белән, хәтта башка милләт, дин кешеләре арасында да кызыксыну артты. Мәчетләргә йөрүчеләр кимегән кебек булган иде, әмма бу куркып бармый тору гына булды. Кешеләр иманнарын сатмады, алар аны сатасы булса 70 ел дәвамында саткан булыр иде инде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG