Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ташбаев гомерлек төрмәгә хөкем ителде


Сигез яшьлек Василиса Галицынаны көчләүдә һәм үтерүдә гаепләнгән Фәррух Ташбаев гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителгән. Татарстан югары мәхкәмәсе бүген шундый карар чыгарды.

Моннан тыш Ташбаевка педофилиядән мәҗбүри дәвалану узарга туры киләчәк.

Чаллыда 2 февральдә хәбәрсез югалган Василиса Галицынаның үле гәүдәсен дүрт көннән табылган иде. Бераздан соң аны үтерүче дә билгеле булды – чыгышы белән Үзбәкстаннан булган Чалыда эшләүче Фәррух Ташбаев.
XS
SM
MD
LG