Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда мөселман гыйбадәт йортларында тикшерүләр узган


Бүген Петербурның хокук саклау оешмалары мөселманнарның өч гыйбадәт йортында тикшерүләр уздырган. Бу – “Просвещение” ислам дини оешмасы, ислам мәдәни үзәге һәм кавказ мәдәни үзәге. Әлеге өч бина да Петербурдагы кавказ диаспорасына карый.

Тикшерүләрне экстремистлыкка каршы үзәк ФСБ белән бергә уздырган. ОМОН бинаны камап алып анда кергән һәм чыккан барлык кешеләрнең документларын караган. Тоткарланганнар турында хәбәр ителми.

Хокук саклаучылар бу тикшерүләр турында бернинди рәсми аңлатма бирмәде.
Петербурда соңгы айларда мөселманнарны инде берничә тапкыр тикшерделәр.
XS
SM
MD
LG