Accessibility links

Универсиаданың чын бәясе татар өчен нинди булыр?


Казанның меңъеллыгын бәйрәм иткән өчен суверенитет һәм Конституцияне саткан идек, бу юлы Мәскәү нәрсә сорар икән? Татарстанны губерниягә әйләндерүнеме? Универсиада үткәреп Казанны таныттык дигәндә, шундый сорау да куярга кирәк.

Советлар берлеге инде тәмам череп, таркалып килгән бер мәлдә шундый мәзәк чыккан иде. Имеш, балалар бакчасында тәрбияче сорый:

  • Иң күп уенчыклы балалар кайсы илдә?
  • Советлар Берлегендә!
  • Иң күп кәнфитләре булган балалар кайсы илдә?
  • Советлар Берлегендә!
  • Иң бәхетле балалар кайда?
  • Советлар Берлегендә!
Бер бала елап җибәрә:
  • Советлар Берлегендә яшисем килә-ә-ә!!!

Бу Универсиада да Казанны шундый рәвешкә китерде ки, минем дә: Казанда яшисем килә-ә-ә! – дип кычкырасылар килә.

Урамнардагы мондый чисталыкның Казан яралганнан бирле булганы юктыр гомер. Мәңге ремонт күрмәгән урамнардагы йортларны ремонтлап, юлларын тигезләп, диварлардагы кабәхәт язуларны, кәгазь белдерүләрне ялт иттереп юып чыктылар. Күпме агач кына утыртып чыктылар. Шәһәрне каплап торган күпме реклама юк ителде. Урамнарда тезелеп торган фахишәләр дә, чүплекләрдә казынган сукбайлар да гаип булды. Төзелгәннән бирле ремонтның ни икәнен белмәгән “хрущевка”ларның балконнарына кадәр алыштырдылар. Бөтен шәһәр чәчәкләргә күмелде. Асфальттагы пычракларны юдылар. Урап кайтасың урамны, ә аяк киемнәре чип-чиста! Автомобильләр үзләренә тиешле юлдан гына йөри, тротуарга да менми, автобус рәтенә дә керми!

Полиция итәгатьле сөйләшергә өйрәнде, келәт эте кебек өрми. Анысы да монысы, хәтта Казанда черкиләр юкка чыкты – сулыкларны башка еллардагыча “әйдә ярар” дип тугел, ә чынлап торып эшкәрткәннәр. Чит яклардан килгән кунаклардан: “Минем сезнең шәһәрдә яшисем килә” дигәнне ишеткәч, башта аптырап калган идем, аннары урамга чыккач, үзем гаҗәпләнеп киттем – Казан урамында түгел, чит җирдә йөрисеңмени? Гомергә бер генә түгел, аена унышар көнлек өч универсиада булса, Казан гел чиста торыр иде ул.

Шушы урында бик шатланып нокта куяр идем дә, әмма... Әмма күңелне тырнаган сораулар күп.

Казанны да пычрактан әрчеп була икән. Универсиада кунаклары килгәнче, гадәти көннәрдә дә шулай эшләп булмый идеме икән ул? Бу чисталык бит гайре табигый хәл түгел, көндәлек күренеш булырга тиеш. Бездән җыелган акчалар кая китеп бара ул башка вакытларда?

Максат теләсә нинди чараны аклый дип яшәүче җитәкчелек, Универсиада Казанны дөньяга танытты, фәләнчә спорт объекты, юллар төзелде дип түгелгән акчаларны акларга тырыша. Әмма, әмма... Тагын күңелне тырнаган сораулар.

Казанда Универсиада була дигәч тә, май кояшы кебек җире-күге белән куанган түрәләр спорт уеннары өчен генә шулай куанамы, башка, таррак мәнфәгатьләре юк микән дигән бер шик туган иде инде.

Менә Казан блогерлары Төркиядә “Илсур Метшин йорты” дигән һәм кимендә 1 миллион доллар торган сарай пәйда булуы хакында язып чыкты. Казан мэриясе моны “Метшин ул йортта кайчандыр ял иткән, шуңа күрә төрекләр аны хөрмәт итеп шулай атаган” дип кире какты. “Илсур Метшин йорты” хакында язма чыгып ике көн үтмәде, төрекләр йортның исемен үзгәртеп тә куйдылар. Менә шундый халык икән төрекләр – башта олугъ кунак хөрмәтенә йортларына исем кушалар, шул хакта язма чыккач, кире уйлыйлар. Оят, хурлык.

Әле күптән түгел тагын, бу юлы инде Казанның үзендә төзелгән галәмәт зур сарайның хуҗасы Илсур Метшин икән дигән сүз дә чыкты. Шәһәр эчендәге биш гектар җирнең кадастр бәясе генә дә 600 миллион сумнан артык. “Алтын бөртек” дип аталган бу биналар комплексының ясалма күле, рестораны, ялчылар йорты, ачык бассейны, балалар мәйданчыгы, шарлавыклары һәм тагын әллә нәмәрсәләре бар. Казан мэриясе монысын да кире кагып язып чыкты, бу сарайны да беркем Казан мэрыныкы дип әйтә алмый – мэрның декларациясендә күрсәтелмәгән икән, димәк, аныкы түгел. Блогерлар ни язмас?

Универсиада авылындагы дистәләгән мең халыкны башка оешмалар түгел, “Бәхетле” ашата. Андагы ашатуның ханнарча булуын күп сөйләделәр. Күпме акчалар әйләнгәнен күз алдына да китерүе кыен. “Бәхетле” ширкәтенең ярты процент хиссәләре Илсур Метшин хәләл җефетенеке дигән мәгълүмат әле кире кагылмады. Берзаман монысын да Казан мэриясе кире кагар, тагын бер тапкыр “алай түгел икән” дип, ышанган кыяфәт ясарбыз.

Универсиададан файда үзебезнең газиз түрәләребез өчен генә түгел, тагын да газизрәк Мәскәү өчен дә зур. Аның әллә нинди Урюпинскида түгел, ә Казанда үтүе күп яктан отышлы Мәскәүгә.

Бөтен нәрсә чагыштырганда күренә. Менә Владивостокта үткәрелгән Азия-Тын океан икътисади хезмәттәшлеге саммитын җирле түрәләр ерып чыга алмады. Төзисе әйберләрен төзеп бетермәде, төзелгәне дә ишелә бара, рәсми чыганаклар миллиардка якын акча урлануы хакында язды. Сочидагы Олимпия объектлары белән дә шул хәл. Акчаны урлаучылары бар, бар гына түгел, күп, ә эшләүчеләре юк.

Петербурда инде ничә ел стадион төзеп чыга алмыйлар. Ул яктан караганда, Татарстан Русия җитәкчелеге өчен үрнәк булып тора. Безнекеләр өчен Мәскәү бурычын үтәп, чираттагы бәйрәм уздыру хокукын яулап алу – яшәү рәвеше. Ул яктан караганда, безнең түрәләр Мәскәү алдында яхшы хезмәткәрләр. Мәскәү кайчаннан бирле Сочидагы төзелешләрне башкарып чыгардай адәм затын таба алмый иза чигә. Андагы түрәләрнең урлаганнарына гына күз йомарлар иде, буп-буш шәһәрне стадионлы итәргә кирәк бит, вакыт үтә, ә эш бармый.

Берзаман андагы төзелешләрне танылган “караклар бабасы” Дед Хасан контрольгә алган дигән хәбәрләр дә чыккан иде, озак та үтмәде, анысын да үтереп куйдылар. Шуңа күрә, универсиаданы федераль үзәк күзлегеннән яхшы башкарып чыга алган Татарстан башлыгын яки Казан мэрын, әйтик, премьер-министрның беренче урынбасары вазифасынамы билгеләп, Мәскәүгә алулары да бик ихтимал.

Универсиададан истә калган тагын бер әйбер – галәмәт зур исраф. Теләсә кем кунаклар алдында яхшы булып күренергә тырыша, җитәкчелекнең Универсиада кунаклары алдында яхшатлануы да аңлашыла. Әмма моның кадәр исрафның Казан тарихында булганы юк иде әле. Шул ук Болакта утыртылган агачларның берсе-берсе генә дә 3 мең доллар тора диделәр. Ул агачлар тернәкләнеп китсә дә, ярда бераз тамыр һәм ботак җәйгәч, Болакны бозмас өчен аларны берзаман барыбер турап ташлаячаклар.

Хәтта Олимпия уеннары тарихында булмаган дип сокланган ашату-эчертүләрнең шул дәрәҗәдә булуы кирәк иде микән? Татарстанны гел чеметеп, тәнкыйтьләп торган адәмнәрнең – һәртөрле журналистларның, “эксперт”ларның, Мәскәү котырткан активистларның "Универсиада башлангач, урамнарга чыгып митинг-пикет уздырабыз!" дип янаулары чынга ашмады. Базар мөнәсәбәтләре заманында мондый авыз йомуларның бушлай эшләнмәгәнен генә чамаларга була. Дөньяның төрле илләрендәге Олимпия уеннарында булган кунаклар, авыз суларын корытып, Татарстан җитәкчелеген мактый, аларның мактап әйткән һәр сүзләре ничәшәр сум торды икән? Бу түгелгән акчалар безгә берәр рәвешле кире кайтачакмы?

Күршеңнән арттыру безгә аеруча хас күренеш. Универсиаданы Олимпия уеннары дәрәҗәсендә үткәрелүе хакында безнең җитәкчеләр генә түгел, дөньяның күп илләрендә булган спортчылар, тренерлар да әйтте. Универисиада хакында сүз чыкканчы андый әйбернең дөньяда бар икәнлеген дә белмәгән Казанда аны моңарчы Җир шарында булмаган дәрәҗәгә җиткерделәр. Уңга-сулга акча түгүләргә бөтен мир шаккатты, тел шартлатты. Ачылыш тантанасын гына күр! Стадионга корабларга кадәр алып чыктылар. Үтеп китә бер караб стадион буйлап, шаккатып каласың – выжт! Әгерҗе бюджеты. Килеп чыга бер котсыз киемле түти – выжт! Әтнә бюджеты!

Күршедән уздырыйм дип черәшеп яшәгән авыл халкында соңгы елларда бер күренеш барлыкка килде. Кредитка туй уздыру. Бер сум биреп, ун сум кайтарта торган ач-бет банклардан кредит алып, туй уздыралар да, өч айда үтми - аерылышалар. Ә әти-әни аннары еллар буе чиләнеп, терлек асрап шул кредитны түли. Аның каравы, башкалардан ким булмады бит! Туйның матурлыгы гаиләнең ныклыгы нигезе түгел. Универсиаданы шаккаттыргыч итеп уздырыйк дип, Казан муеннан кредитка кереп батты. Ул шаккаттыруның хакын сентябрь аендагы коммуналь түләүләр өчен килгән квитанцияләрдә күрербез әле.

Татарстанда корылык, ә авыл хуҗалыгы өчен бирелергә тиешле акчаларны игенчеләрнең күргәннәре дә юк – субсидияләр хакында сүз чыкса, “Универсиададан соң” дип кенә җавапладылар.

Сочида төзелешләр федераль акчаларга барса, безнекеләр, Мәскәү алдында шәп булып күренер өчен чәчләре белән җир себереп, Казанны муеннан бурычка батырды шулай итеп. Кредитка алынган акчаларга заводлар салынса, алар үзләренең хакларын кире кайтарыр дип уйлар идең, ә дистәләгән спорт сарае ни рәвешчә табыш китерер икән соң? Олимпия уеннары уздырган Греция бөлгенлеккә төште, әлегә кадәр илләрендә тынычлык юк. Безнең сыешырга Европабыз юк, кредитларны кичерүне сорап, тагын Мәскәүгә егылачаклар инде.

Ә бу исә үзе бер хикмәтле хәл. Мәскәү безнекеләргә – мә сиңа да, бир миңа, диячәк. Казанның меңъеллыгы өчен Конституцияне саткан идек, бу юлы Мәскәү нәрсә сорар икән? Татарстанны губерниягә әйләндерүнеме?

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.

XS
SM
MD
LG