Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 07:03

“Гадел Русия” Навальныйны гаепләүләрне дә ярлыкауга кертергә тәкъдим итә


Русия думасында “Гадел Русия”дән тепутатлар көзге сессиядә үк икътисади ярлыкау документына өстәмәләр тәкъдим итәргә җыена. Бу хакта "Известия" газеты яза. Ярлыкау турында Русия президенты Владимир Путин июль башында белергән иде.

“Гадел Русия”ләр белдерүенчә, “Мутлык” (“Мошенничество”) - җинятьләр кодексының 159нчы маддәсе һәм “Акча туздыру” (“Растрата”) - 160нчы маддә нигезендә гаепләнгәннәр дә ярлыканырга тиеш.

“Гадел Русия” депутатлары әлеге канун өлгесе белән канәгать түгел һәм алар көзге сессиядә аны киңәйтергә өметләнә. Алар Навальный иректә булырга тиеш дип белдерә. Бу канун өлгесенә үзгәрешләргә Навальныйга белдерелгән гаепләүнең сәбәп булмавын, ә әлеге ике маддәнең көндәшләрне читләштерү өчен кулланылганлыгын әйтә.

XS
SM
MD
LG