Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура "Сул фронт"ка эшчәнлеген дәвам итәргә рөхсәт бирде


Оппозициядәге "Сул фронт" прокуратурадан эшчәнлеген дәвам итү рөхсәте алган. Бу хакта оешма координаторы Сергей Удальцов Твиттерда хәбәр итте.

"Интерфакс" белдерүенчә, элегрәк "Сул фронт" активистлары бөтен җитешсезлекләрне дә бетерүләре турында хәбәр иткән булган. Аерым алганда, алар оешма билгесен теркәү документларын, уставка үзгәрешләр кертүне тәртипкә салган.

2013 елның 19 апрелендә Мәскәү прокуратурасы тикшерү барышында ачыкланган җитешсезлекләр сәбәпле "Сул фронт" эшчәнлеген өч айга туктаткан иде.
XS
SM
MD
LG