Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:30

Сибгатуллинга җавап: Милләтне сүкмәгез, гаеп үзегездә!


Мәктәпләрдә татар телен укытуны киметүче Русия канунына протест чарасы. Чаллы.

Мәктәпләрдә татар телен укытуны киметүче Русия канунына протест чарасы. Чаллы.

“Ирек мәйданы” газетының быелгы 18 июль санында Русия Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибгатуллинның “Мәскәүне сүкмәгез, гаеп үзебездә” дип аталган әңгәмәсе басылып чыкты. Аның авыл хуҗалыгына биргән бәясенә, Татарстан җитәкчеләренә мәдхияләренә тукталып тормыйм, ә менә милләткә карата әйтелгән дорфа, кимсетүле һәм урынсыз фикерләренә бәя бирмичә булмый.

“Булдыра торган халык без, – ди заманында югары партшкола бетергән, райком секретаре, аннары министр булган, ә хәзер Дума депутаты Сибгатуллин. – Ләкин куркак, сатлык, бер-берсен күралмаучы, хыянәтчеләр! Татар үзен яратмаганга шушы хәлдә.”

Тулы бер халыкны, үз милләтеңне шулай гаепләү өчен аның дошманы булу кирәктер. Әңгәмәдән күренгәнчә, булдыра торганнар рәтенә Сибгатуллин мактаган Табеев, Шәймиев, Миңнехановлар керә, ә калганнар, Сибгатуллин әйткәнчә – “куркак, сатлык, бер-берсен күралмаучы, хыянәтчеләр” булып чыга инде! Аның бу интервьюсын, урысчага тәрҗемә итеп, интернетка да куйганнар, Сибгатуллинның татарларга бәясе русча менә шулай яңгырый:

“Мы многое можем, умеем работать на совесть и качественно, но татары по сути своей трусы, лжецы, друг друга терпеть не могут, предатели!»

Фатих Сибгатуллинның бу сүзләре – дөнья алдында татар халкының битенә төкерү, аңа нахак бәла ягу, милләтнең намусын пычрату булып тора. Юк, Фатих әфәнде, татарлар андый халык түгел, минем милләтем тугры, ярдәмчел, чыдам, әхлаклы милләт, утны-суларны кичеп тә, намусын җуймаган милләт! Бәлки сезнең даирәдә сез санаган сыйфатка ия бәндәләр дә бардыр, әмма андый ямьсез һәм түбән бәяне бөтен милләткә тагарга ярмый! Сез бу сүзләрегез өчен татар халкы алдында гафу үтенергә тиешсез!

Фатих Сибгатуллинның мәктәпләрдә татарча укытуга карашы да сәер һәм куркыныч. “Нигә кирәк авылда татарча укыту? – ди депутат кеше. – Алар аны болай да белә бит!” Болай дип әйтү өчен татар теленең дошманы булу кирәк. Урыс балалары да урысча яхшы белә бит, әмма аларны барыбер урысча укыталар, инглиз яки кытай телендә түгел! Бары тик үз ана телендә тулы белем алган баладан гына киләчәктә милли тарихчылар, галимнәр, зыялылар, язучылар, сәнгатькәрләр, дин әһелләре чыгачак. Бер генә татар гаиләсе дә үз баласына мең еллык татар тарихын, әдәбиятен, мәдәниятен өендә бирә алмый, аның өчен системага салынган мәктәп белеме кирәк.

Сибгатуллин шулай ук заманында үзе җитәкләгән Норлат район үзәгендә татарча мәктәп булмавы турындагы сорауга да, “Аның кирәге дә юк. Ачыйкмы, дип сорадым, кирәкми, диделәр. Татар гимназиясе ачылса, анда наданнар укыячак, дип ачыктан-ачык әйттеләр”, дип, башын җүләргә салып, җавап биргән.

Татар мәктәбен, татар телен, үз халкыңны шулай кимсетү, түбәнәйтү өчен кем булырга кирәк?! Әйе, Сибгатуллин үзе үк әйткәнчә, “сатлык һәм хыянәтче” булу кирәк, әмма бу бәя милләткә түгел, аның үзенә карый түгелме соң?

Изге Рамазан аенда Сибгатуллинның бу әңгәмәсендә Мөхәммәд пәйгамбәр белән авыз чайкавы, үзен һәм Путинны аның белән янәшә куюы мөселманнарның күңелен рәнҗетә, динебезне түбәнәйтә.

“Путин миннән үрнәк алды, – дип сөйли Сибгатуллин. – Тәслимә апагыз белән 30 ел тордым, аерылыштык. Ләкин дуслар булып яшибез. Сабан туена кунакка килделәр, тату торабыз. 40 яшьтән соң хатын-кызның рәте калмый. Путинны кара, ыжгырып торган ир, Мөхәммәд пәйгамбәр дә 9-12 яшьлек кызлар белән гаилә корган.” Сибгатуллинның пәйгамбәребез турында бу сүзләре дөреслекне бозып күрсәтү, аңа яла ягу булып тора, бу хакта дин әһелләре үз сүзләрен әйтергә тиеш.

Сибгатуллин элек тә үзенең китапларында “татар-урыс бер халык” дигән, милләт өчен гаять куркыныч булган идеяне уздырырга, халык аңына шуны сеңдерергә тырышты. Әгәр татар-урыс бер халык икән, нигә безгә милләт дип, тел дип йөрергә соң, динебез өчен көрәшергә? Хәзер ул татар-яһүди берлеге турында сүз алып бара, монысы инде динне бетерә торган нәрсә булачак.

Болардан күренгәнчә, Фатих Сибгатуллин аңлапмы, аңламыйчамы, милләткә каршы идеология алып бара, дөнья алдында аның дәрәҗәсен төшерә, чынбарлыкны бозып күрсәтә. “Ирек мәйданы” газеты да соңгы вакытта затсыз, одиоз бәндәләрнең милләткә, милли хәрәкәткә, Казанга каршы ямьсез һәм ялган фикерләрен халыкка тарата. Кем тегермәненә су коясыз, җәмәгать, кем файдасына эшлисез? Аннан соң “Орда” фильмнары чыкканга гаҗәпләнәсез. Сибгатуллин кебекләр татарны “сатлык, куркак, хыянәтче”, дип әйтеп торгач, башкалар әйтә дә әйтә инде аны. Милләтне сүкмәгез, төп гаеп үзегездә, егетләр!

Фәүзия Бәйрәмова,
язучы, Милли Мәҗлес оешмасы җитәкчесе

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG