Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:28

Чирек гасыр буена Ижауның элекке татар мәктәбен җитәкләгән Әдип Кәримовның тууына 90 ел тулган көнне, аның эшен мәңгеләштерү максатыннан, бинага истәлекле таш куелды.

Ижау шәһәренең 20-нче санлы элекке татар мәктәбен чирек гасырдан артык җитәкләгән Әдип Сафа улы Кәримовның тууына 17 июльдә 90 ел тулды. Бу уңайдан мәктәп бинасына истәлекле тактаташ урнаштырылды. Әлеге вакыйгага
мәктәп бинасы янына Әдип Кәримовның балалары, якыннары, мәктәптә күп еллар белем биргән укытучылар, шушы мәктәпне тәмамлаучылар җыелган иде.

Тактаташ куелган элекке татар мәктәбе

Тактаташ куелган элекке татар мәктәбе

Мәктәп инде сиксәненче еллар азагында ук ябылып, ике дистә еллап эшләми торды. Удмуртия татар иҗтимагый үзәге тырышлыгы белән 1996 елда биредә татар гимназиясе эшли башлады. Өч ел элек гимназия 38-нче мәктәп бинасына күчерелде. Хәзер биредә коррекция сыйныфларында укучылар белем ала. Шулай да, шәһәрдә яшәүче татарлар хәтерендә бу бина 20-нче татар мәктәбе булып саклана.

Инде татар мәктәбенең тарихына тагын бер бит өстәлде. Чирек гасыр мәктәпне җитәкләгән мөдир Әдип Кәримовның тууына 90 ел тулган көнне, аның эшен мәңгеләштерү максатыннан, бинага истәлекле таш куелды.

Бу тәкъдим белән укытучылар, мәктәпне тәмамлаган укучылар чыккан. Аны мәктәп бинасы урнашкан Ленин район хакимияте хуплаган. “Без бик шат, әтиебезнең эше югалмас”, диде Әдип Кәримовның кызы Әлфия ханым.

Әдип Сафа улы Кәримов исеме шәһәрдә яхшы таныш иде. Аның белән алты дистә ел аралашып яшәгән, Удмуртия Татар үзәнең шәрәфле президенты Мәсгут Гаратуев Әдип Кәримовның һәрвакыт көләч йөзле булуын, туган телендә искиткеч матур итеп сөйләшүен, кешеләргә карата мәрхәмәтле булуын ассызыклап үтте.

“Әдип Сафа улы үткән гасырның 70-80 елларында урыс сәясәтенең иң көчле елларында, балаларның бер өлешен булса да ассимиляциядән саклап калу өчен күп эш башкарды”, диде Гаратуев.

Истәлекле такта ачылу тантанасында Ижауның Ленин районы хакимият башлыгы урынбасары Венер Баһаутдинов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Валентина Зарецкая чыгыш ясадылар. Алар Әдип Кәримов эшләгән елларда мәктәптә башкарылган эшләргә бәя бирделәр, аның кешелекле сыйфатлары хакында сөйләделәр. Зарецкая мөдирләр җыенында Әдип Кәримовның беренче булып сүз алып, килеп туган проблемга анализ ясап аны үтү юлларын күрсәтә иде дип билгеләп үтте.

Мәктәптә белем алган һәм, институт тәмамлап, бирегә укытучы булып кайткан Рәсимә Садыйкова Әдип Кәримовның беренче елларда эшендә ярдәм итеп, аның укытучы һөнәрен үзләштерүдә өлешен билгеләп үтте. Балаларның сәләтләрен ача белүен искә алды.

Әнисә Камалетдинова (мәктәптә алман телен укытты) мөдирнең гомере буена үзенең укытучысы булып калуын җиткерде.

Татар мәктәбендә башка милләт вәкилләре дә эшләде. Рус телен Татьяна Казакова укытты. Ул татар балаларының белемгә омтылышын, сәнгать, мәдәният белән кызыксынуын билгеләп, бу юнәлештә балаларга мөдирнең этәргеч бирүе турында сөйләде.

Истәлекле тактаны ачуга багышланган чарада Әдип Кәримов алып барган күптөрле эшләр хакында сөйләделәр. Мәктәптә балалар белем алган, һөнәрләр үзләштергән, сәнгать өлкәсендә уңышларга ирешкән, мәктәп шәһәрдә яшәүче татарлар өчен мәдәни учак булып та торган. Бу һәм башка күп кенә эшләрнең башында торган Әдип Кәримовның хезмәтен бәяләп, аның исемен мәңгеләштерү максатыннан, Ижау шәһәре думасы депутаты Җәүдәт Дәүләтшин мәктәпкә Әдип Кәримов исемен бирергә тәкъдим итте. Шулай ук шәһәрнең берәр урамына да Әдип Кәримов исемен бирү турында сүз булды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG