Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Дальный" эшенә ябык мәхкәмә башланды


Беренчел тыңлауга гаепләнүчеләрне алып киләләр. 6 июнь 2013
Беренчел тыңлауга гаепләнүчеләрне алып киләләр. 6 июнь 2013

Казанда Идел буе районы мәхкәмәсендә "Дальный" эшен карауга багышланган утырышлар башланды һәм ул ябык шартларда үтәчәк. Казан хокук яклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолохов бу мәхкәмәдә зыян күргәннәр вәкиле буларак катнаша һәм ул һәр утырыштан мәгълүмат чараларына, зыян күргәннәрнең намус һәм абруйларына хилафлык китермичә, ни булганын сөйләп торачагын белдерде.

Шолохов һәм ул вәкиллек иткән зыян күрүчеләр беренчел тыңлаулар вакытында мәхкәмә җәмәгатьчелеккә ачык булырга тиеш иде, дип белдерсә дә, хөкемдар бу теләкне канәгатьләндермәде.

"Дальний" эшендә полициянең сигез элекке хезмәткәренә гаепләү белдерелде. Алар барсы да гаепләүләрне кире кага. Мәхкәмә гаепле дип тапкан очракта, белдерелгән маддәләр нигезендә 15 елга кадәр төрмә җәзасы бирелергә мөмкин.

XS
SM
MD
LG