Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:15

Навальный Татарстанның элекке төзелеш министры Хөснуллины тәнкыйтьләде


Мәскәү мэрына намзәт, “Криволес” эше буенча гаепләү белдерелгән, оппозициядәге Алексей Навальный Татарстанның элекке төзелеш министры, хәзер Мәскәү мэрының төзелеш сәясәте урынбасары вазифаларын башкаручы Марат Хөснуллины тәнкыйтьләде.

“Коррупция һәм төзелеш мафиясенең җанлы гәүдәләнеше булган Владимир Лесин Собянинның киңәшчесе иде, хәзер ул “Бердәм Русия”дән дәүләт думасында утыра һәм элеккечә зур йогынтыга ия. Казаннан булган төзелеш мафиясен монда Собянин Хөснуллин җитәкчелегендә китерде – алар шул ук аферистлар, аларга акчаны чемодан белән башка ишектән генә кертәләр”, диде Навальный.

Ул бу сүзләрне дүшәмбе “Дождь” телеканалында әйтте.

XS
SM
MD
LG