Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айсылу Лерон: Балам татар кызы булып үсә


Айсылу Лерон: Балам татар кызы булып үсә
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:09 0:00

"Татар радиосы" ди-джее, "Музыкаль каймак" тапшыруы алып баручысы Айсылу Лерон бүген яшь әни буларак татар мультфильмнарының җитмәвен, русча "Маша һәм аю"ны карарга мәҗбүр булуын әйтте. "Соңгы елларда кызыксынуларым тулысынча бала тәрбияләү ягына борылды", ди ул.

Айсылу Леронның яшьтә сигез айлык, Фәридә исемле кызы үсә. Кызы өчен ул уенчыклар, китаплар, шул исәптән татар китаплары да барлаган. Айсылуның әтисе, шагыйрь, язучы Ләбиб Лерон күп еллар "Салават күпере" журналында эшләгәнгә, аларның өй тулы татар журналлары, китаплары бар икән. Балага нәрсә укырга дигән сорау тумаган.

"Иң яраткан китабыбыз Әлифба, кат-кат шуны актарабыз. "Әлифба" дигән сүздә бөтен хәрефләрне дә белә. Әлеге китапта бигрәк тә "Әминә" шигырен даими укыйбыз. Хәзер кызым да "Әминә" дип еш кабатлый", ди ул.

Аларның гаиләләрендә исем сайлауга булган мөнәсәбәт белән дә кызыксындык. Айсылу тормыш иптәше белән бик еш яңгырамый торган, сирәк очраган, чын татар исеме сайларга тырышкан. Башкаларда да шундый исемнәр ишетсә, сөенә икән. Кайбер әти-әниләрнең озак уйламыйча еш очраган исем куюларын аңлап бетермим, ди ул. Фәридә исеменә килгәндә, бердәнбер, шәхес мәгънәләренә ия икән. Кызларының исеме генә түгел, үзе дә тулысынча татар кызы булып үсә икән.

"Махсус балалар өчен оештырылган рус мәктәбенә йөрсәк тә, Фәридә русча аңламый, мин аңа тәрҗемә итәм. Анда без моториканы үстерергә, балалар өчен махсус күнегүләр өйрәнергә йөрибез. Кызымның русча аңламавына бер дә борчылмыйм, балалар бакчасына барганчы без дә русча бер сүз белми идек. Татарча үсә, аннан өйрәнә, бернинди проблем юк", ди Айсылу.

Балалар мультфильмнарыннан аның кызы да "Маша һәм аю"ны яратып карый икән. Яшь әни фикеренчә, аңа охшаш мультфильмны татарча да ясап була, тик әлегә татар мультфильмнары андый сыйфатка ия түгел.

"Габдулла Тукай шигырьләренә нигезләнеп эшләнгән мультфильмнарны интернеттан карадык. Алар ярыйсы гына ясалган, тик "Маша һәм аю"га җитми шул", диде яшь әни, алып баручы Айсылу Лерон.
XS
SM
MD
LG